Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария” игътибар үзәгеннән төшми


"Булгария"не күтәрү эшләре бара
"Булгария"не күтәрү эшләре бара

20 метр тирәнлектә яткан теплоходны күтәрү эшләре бара. “Булгария” фаҗигасендә гаеплеләрне эзлиләр.


Хәзерге вакытта "Булгария" корабы баткан урында ике кодрәтле йөзмә кран эшли – “Могучий” һәм “Мәскәү исемендәге канал” исемле алар. Аларның һәрберсе 350 тоннага кадәр авырлык күтәрә ала. 17 июль, якшәмбе кич, йөзмә краннан теплоходка тоташкан стропларның берсе өзелгән булган. Ләкин хәзер күтәрү эшләре дәвам итә.

“Булгария”не су өстенә күтәрәләр

18 июльнең иртәнге сәгать 8енә корабны 30 градуска борып, күтәреп куйганнар иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, “Булгария”не күтәрү эшендә 20дән артык көймә, 200ләп техника, 850дән артык кеше катнаша, шул исәптән 50ләп водолаз, 10лап психолог.

Теплоходны әкренләп күтәрәләр, аны төптән күтәрү белән су өстенә чыгу арасында 3 сәгатьтән дә әзрәк вакыт узырга тиеш түгел. Мондый әкренлек көймә җимерелмәсен өчен кирәк. “Булгария”не су өстенә күтәргәч, аны төрле яклап понтоннар белән ныгыталар, һәм Казанга экспертизага җибәрәләр икән.

Көймәне күтәрүдә катнашкан кешеләр, бу эш бик авыр һәм четерекле, дип белдерә. Кайбер фаразларга күрә, көймәне бүген үк күтәреп булса, икенче фаразлар буенча, бу эш берничә көнгә кадәр сузыла ала.

Соңгы хәбәрләргә караганда, “Булгария”дә 208 кеше булган. 79 кешене коткарганнар, 114 кеше вафат булган (66 хатын-кыз, 28 бала, 20 ир-ат). 15 кеше һаман хәбәрсез югалган дип санала. Аларны эзләү эшен дәвам итәләр.

Кичә Русиянең гадәттән тыш министрлыгы “Арабелла” экипажына «За содружество во имя спасения» медальләре тапшырды.

“Булгария” хуҗасы көймәне үзенә арендага биргән

"Булгария" фаҗигасеннән соң арендалаучы һәм бер кечкенә түрә генә кулга алынды. Искереп беткән көймәнең хуҗасы – миллионер Антонов әлегә җавапка тартылмый.

Хәзерге вакытта җинаять эшендә “Булгария”не чыгарырга ярый идеме, аның техник хәлен төзек идеме – шуны тикшерәләр. Юк булса, димәк, моңа кемдер җавап бирергә тиеш.

Теплоходның хуҗасы Михаил Антонов 2011 елның 25 мартында аны ААҖ “Бриз”га арендага бирә. Шул ук көнне “Бриз” оешмасы теплоходны субарендатор – ААҖ “АргоРечТур”га тапшыра.

Теплоходның һәм “Бриз”ның хуҗасы бер үк кеше – Пермь миллионеры Михаил Антонов. Димәк, теплоходны ул үзенә арендага биреп, аннары өченче оешмага биргән. Ни өчен? Әлегә “Бриз – безнең оешма. Мондый схема белән килешү төзү уңайрак”, дигән җавап кына ишетелгән.

“АргоРечТур” хуҗасы Светлана Инякина 2007 елны “Украина” теплоходын арендага алган булган. Аның җитәкчелегендә бу теплоход Идел буйлап 3 сезон йөри. Ул вакытта Светлана Инякинаның фирмасы “Престиж-Тур Волга” дип аталган була. Көймә аның арендасында булган, ул үзе аңа юлламалар саткан. Аннары әлеге схема табыш китерми башлаган.

Ә 2010 елны теплоходны башка арендаторга биреп, исемен “Булгария” дип үзгәрткәннәр. 2011 елны теплоходны кире Светлана Инякина арендага ала.
Инякина белән эшләүчеләр, круиз бизнесы аңа әллә ни зур табыш китермәгән, дип сөйли. Соңгы арада ул зур әҗәтләргә зарланган булган, дип хәбәр итә “Комсомольская правда” газеты.

Мондый катлаулы схемаларның сәбәбе салым түләүдән качу булуы ихтимал. Бер оешма икенчесеннән арттырылган бәя белән арендага ала. Теплоход белән кулланучының кереме юк булып чыга. Бар акчаны ул арендага түли. Ул керемнән салым түли алмый, чөнки аның кереме юк. Бар акча ике фирма килешүендә кала.

Арендатордан көймәне алып калып булмый: ул аныкы түгел. Ә хуҗалар аларга “тимәсеннәр”, “чиста калыр” өчен арендага бирә, булып чыга.

Шулай да арендага алган кеше команда туплый һәм көймәнең техник хәлен күзәтергә тиеш. Хәзер Светлана Инякинаны 2 айга кулга алдылар. Русия регистрының Кама филиалының өлкән эксперты Яков Ивашов та кулга алынган.

Казан пассажир порты директоры Рәшит Сафин исә эш урыныннан алынган. Гәрчә аның хезмәттәшләре, аның “Булгария” көймәсен юлга чыгаруга бернинди дә катнашы юк, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG