Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:55

Гали Акыш ике тапкыр – 1997 һәм 1998 елларда Чаллыда булып китә. Чаллы халкы бу очрашулардан алган хисләрне әле дә саклый.


1996 елларда Чаллы татар милли хәрәкәте татар дөньясының күренекле шәхесе Гали Акыш исемендәге мәктәп булдыру башлангычы белән чыга. Инде 1997 елның 1 сентябрендә мондый мәктәп ачыла. Әлеге тантанага Гали Акыш үзе дә килә. Ул Чаллыда мәктәп укучылары, татар җәмәгатьчелеге белән очраша.

“Бу мәктәптә ислам дине нигезләре дә, тәрбия чаралары да элекке татар гореф-гадәтләре белән алып барылыр, дип фаразланды. Әзерләнгән нигезнамә мәгариф идарәсе тарафыннан хакимияткә нык яраклаштырылды.

Фаик Таҗиев
Без уйлаганның бер өлеше – мәктәпнең Гали Акыш дигән исеме генә калды. Бу исемне бирүдә Гали Акыш исемен мәңгеләштерү, аны халык хәтерендә саклау, бу шәхескә кызыксыну уяту – төп максат иде”, дип сөйләде мәктәпне ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе Фаик Таҗиев.

Мәктәп тә ятим калды

Гали Акыш исемендәге лицейның бүгенге мөдире – Шамил Закиров. Шамил әфәнде Гали Акыш белән очрашкан һәм аннан соң да төрле юллар белән элемтә тоткан.

“Гали абый әдәпле, зыялы, чын кеше иде. Мин аның исемен йөрткән мәктәп мөдире булгач, элемтә тотарга тырыштым. Ул күбрәк телефон, интернет, аша булды. 2007 елда Гали Акыш безнең укучыларга мондый теләген җиткерде:

“Без телебезне, мәдәниятебезне саклап, кыямәт көненә кадәр ирекле булып яшәрдәй шәхесләр үстерергә тиеш. Алар киләчәктә милләт өчен хезмәт итсен, ана телен яратсын, динне хөрмәтләсен, тарихны белсен, бөтен дөнья белән дус яшәсеннәр иде”.

Бу сүзләргә татарның стратегиясе салынган, дип әйтергә була. Без шушы юнәлештә барырга омтылабыз. Гали Акышның вафаты турындагы хәбәрне авыр кичердек, хәзер үзенә күрә ничектер ятим дә булып калдык. Ләкин Гали абый безгә зур эшләр калдырды, урыны җәннәттә булсын. Ул безнең өчен һәрчак үрнәк булыр”, диде Ш. Закиров.

“Һәр сүзенең мәгънәсе бар иде”

Мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Закирова да Гали Акыш хакындагы истәлекләре белән уртаклашты:

Рәмзия Закирова, Шамиль Закиров
“1997 еллар милләт өчен көрәш вакыты иде. Бу елларда Гали аганы белеп бетермәгәнгәме, бу кадәр олы ихтирамым юк иде. Ул килгәндә, “Азатлык” радиосы мөхәррире, Гаяз Исхакый көрәштәше килә икән, дигән сүз таралды. Г. Акышны баһадир гәүдәле кеше итеп күз алдына китердем. Ләкин ябык кына, зур булмаган кешене күрдем.

Ул эчке дөньясы белән олпат кеше булган икән. Ул катнашкан кичәне алып бардым. Аның һәр сүзенең мәгънәсе, урыны булуы истә калды. Алдагы елда Гали Акыш хатыны Зарифә ханым белән килде.

Соңгы бер-ике көндә Гали аганың тормыш юлы турында уйланам. Кайларда гына яшәмәгән, эшләмәгән, ләкин милләтенә мәхәббәте сүнмәгән. Нигә шулай? Әти-әни, гаилә тәрбияседер, дигән фикергә килдем. “Ана теле” дигән сүзне һәрчак зур хәрефтән язды ул”, дип искә алды Рәмзия ханым.

Мәктәп җитәкчелеге Гали Акышның вафаты уңаеннан төрле матбугат чараларына кайгы уртаклашу турында язмалар әзерләп тапшырган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG