Accessibility links

Кайнар хәбәр

Торшин Дәүләт думасына тапшырылган канун өлгесен алмаячак


Александр Торшин
Александр Торшин
Русия Федерация шурасы спикеры вазифаларын башкаручы Александр Торшин Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарына киртә куючы канун өлгесен Дәүләт думасыннан кире алмаячак.

Сәясәтче бу хакта «Азатлык» радиосына белдерде. Аның фикеренчә, Русиягә мондый канун кирәк, «Страсбург мәхкәмәсенең сәясәтләшкәнлеге күренеп тора».

Әлеге канун өлгесенә күрә, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарын Конституция мәхкәмәсе Русиядә үтәтеп булу-булмауны хәл итәчәк.

Хокук яклаучылар исә әлеге канун өлгесенең пәйдә булуын ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский һәм башка шау-шу тудырган эшләрнең карарлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять ителүнең киләчәге белән дә бәйли. Алар яңадан Русия мәхкәмәләрендә каралырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG