Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт җәмәгатьчелеге яңа оешмага берләште


Җыенда "Күк бүре" әгъзалары да катнашты
Җыенда "Күк бүре" әгъзалары да катнашты

Башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләренең Күмертау шәһәре янындагы Ира авылында узган уртак утырышында “Рух” исемле башкорт җәмәгатьчелек оешмалары берлеге төзелде.


Әлеге җыелышта Башкорт патриотлары хәрәкәте, Башкорт халык конгрессы, Күк бүре, Ак тамыр, Тәрикәт, Юрматы, Халык йорты оешмаларыннан 70 делегат катнашты.

Җыенда “Рух” исемле башкорт җәмәгатьчелек оешмалары берлеге төзелде. Чарада Башкортстан халкына мөрәҗәгать кабул ителде, оешманың сәяси шурасы һәм башкарма комитеты төзелде.

Бу яңа оешма Бөтендөнья башкортлары корылтаена альтернатив буларак оешты. Чыгышларда әлеге яңа оешманы төзү сәбәпләре аталды. Сәяси шура әгъзасы Динар Зәйнуллин:

“Яңа берлек хакимияттән азат оешмалар берлеге. Аның төп максаты – башкорт халкының хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау”.
Шулай ук сәяси шурага сайланган Рәмил Хисаметдиновның чыгыш тагы да катырак яңгырады:

Рәмил Хисаметдинов
“Бөтендөнья башкортлары корылтае башкорт халкы мәнфәгатенә эшләми. Аның элекке рәисе Илгиз Солтанморатов хакимият сүзеннән чыкмады, кулга алынган башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләрен азат итү өчен бармакка-бармак та сукмады. Яңа билгеләнгән Чиләбе эшкуары Марсель Юсопов та акчасын арттыру өчен хакимият белән эшләячәк дип көтәргә кирәк. Ул заманында кеше үтертүдә гаепләнеп тикшерелгән иде. Хәтта биш ел тикшерүдән качып йөргән. Алга киткән илләрдә җинаятьтә тикшерелгән кешеләр сәясәт һәм шәхси үсешкә ирешә алмый, ә бездә корылтай рәисе итеп куялар. Ул гына да түгел, аны Русия дәүләт думасына депутатлар исемлегенә дә керткәннәр”.

Рәмил Хисаметдинов Башкортстан президентын да телгә алды:

“Коньюктурага карап милләт алыштыручы хәтта үз командасында да хөрмәткә ия була алмый. Аның милләте түгел, ә кешеләргә мөнәсәбәте мөһим”, – диде ул.

Ак тамыр оешмасы рәисе Ирек Агишев чыгышыннан өзек:

Ирек Агишев
“Күп кенә башкорт җәмәгатьчелек оешмалары Бөтендөнья башкортлары корылтае эшчәнлеге белән риза түгел. Шуңа төп максатларның берсе – башкорт җәмәгатьчелек оешмаларын бергә туплау. Икенче максат – алда торган сайлауларга әзерләнү. Бу “Рух” дип аталган оешмага иң актив эшләүче, халык мәнфәгате өчен янган оешмалар тупланган. Берләшкән очракта гына нәрсәгәдер ирешеп була”.
XS
SM
MD
LG