Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коми күмер базында ике эшченең үле гәүдәсе табылды


Коми республикасындагы “Северная” күмер базында ике эшченең җәсәде табылды. Алар күмер җимерелеп үлгән, дип белдерелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан, күмерчеләр каза булган вакытта ук үлгән булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр. Каза урынында эзләү төгәлләнгән. Кешеләр үлгәнгә җинаять эше ачылган.

“Воркутауголь” ширкәтенең күмер базында әлеге каза шимбә көнне булган иде. 79 кешенең 76-сын җир өстенә күтәрделәр. Соңрак тагын бер күмерче коткарылды.
XS
SM
MD
LG