Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:03

Казанда зообакчаның энә карагы рәвешендәге проекты инвесторлар табылмаганга кире кагылды.


Казан шәһәренең башкарма комитеты белдерүенчә, яңа зообакчаны Казансу елгасы буендагы тугайда төзергә җыеналар. “Миллениум” күпереннән Троицки урманына кадәр булган урынны бирергә уйлыйлар. Инде “Татинвестгражданпроект” әлеге урынны тикшерү эшенә керешкән.

Әлегә яңа зообакча проектының күпмегә төшәсе, нинди буласы, төзелеш өчен күпме акча тотылачагы да билгеле түгел. Казансу елгасының бу тугайлыгы башкалада үз табигый халәтен саклап калган бик аз урыннарның берсе булып тора.

Бетон белән төреп куелмасмы?

Казан федераль университеты галимәсе, эколог Нәфисә Мингазова, табигатькә зыян китермичә, төзелеш эшләре бик саклык белән генә барганда, әлеге урынның зообакча өчен кулай булуын әйтә. "Зообакчадагы хайван һәм кошлар өчен дә табигать почмагын саклап калырга мөмкин", ди ул.

Шулай да эколог су буеның сак астына алынган тугайлыгында сирәк очрый торган кошларның бала чыгаруын, мондагы агач, үсемлекләрнең кала өчен саф һава чыганагы икәнлеген дә искәртеп уза. "Әлеге урынны бетон белән төреп куя күрмәсеннәр", дип курка ул.

Казан зообакчасы хезмәткәрләре бу хәбәргә куанган. Мөдир урынбасары Гүзәл Горбанева ул урынның бик кулай булуын әйтә.

“Ул урында яшеллек, анда сулыклар да, урман да, наратлар күп. Ул – иң яхшы урын, анда иркенлек. Шәһәр үзәге булганга, килергә дә бик җайлы булачак. Зообакчаның хәзерге урыны, машиналар күп йөри торган юлдан читтә булуы, кулайсызрак иде”, ди Горбанева.

Энә карагы ошаган иде, әмма акча табылмады

“Татинвестгражданпроект” бу урынны тикшергәннән соң, төзергә мөмкин дип нәтиҗә чыгарса, соңгы ун ел эчендә өчен инде икенче проект эшләнәчәк. Дубайдагы бөтен дөньяга данлыклы “Җилкән” кунакханәсе сызымнарын эшләгән, Британиянең Atkins ширкәте, моннан дүрт ел элек, энә карагы рәвешендәге зообакча проектын тәкъдим иткән иде. Татарстан әлеге эш өчен Atkinsка 14,5 миллион сум акча бирде. Проект Татарстан президенты, ул вакытта хөкүмәт башлыгы булып эшләгән Рөстәм Миңнехановның да күңеленә хуш килгән иде.

Atkins 1825 елда оешкан Лондон зоология җәмгыяте белгечләре киңәшләрен истә тотып, бу проектны тәкъдим итте. Төзелә калганда зообакча җирләре 7 гектардан 31 гектарга артырга тиеш иде.

Татарстан җитәкчелеге инвесторлар тиз табылыр һәм бу проект якын арада тормышка да ашыр дип уйлады. Төзелеш өчен 110 миллион доллар акча кирәк булды. Биш-сигез ел эчендә зообакча үз-үзен аклый башлар дип тә белдерелде. Ул вакытта инвестор булырдай берничә ширкәтнең исемнәре дә аталган иде.

“Стройиндустрия” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә проектлауны оештырган “Инвестсити”ның зообакчаны үзгәртеп кору тәкъдимен тикшереп караган булган. “Стройиндустрия”нең элекке башлыгы Айдар Шәфигуллин сүзләренчә, эшкә керешкән очракта аның файда китермәячәген исәпләп чыгарганнар.

Шәфигуллин “Коммерсант”ка: “Русиядә эре шәһәрләрдә зообакчалар шәһәр акчасына тотыла. Шулай булганда гына ул үз-үзен аклый. Хайваннарны карау бик кыйммәткә төшә, керү бәясен кыйммәт итеп куеп булмый, бәя күтәрсәң, балалар килмәскә мөмкин. Европада зообакчаларны махсус фондлар тота, ә бездә андыйлар юк”, дип белдерде.

Энә карагы рәвешендәге зообакчаны проектлаучылар аны зур бер комплекс итеп күзаллаган иде. Энә карагының ике яктагы канатлары сәүдә-күңел ачу үзәкләре булып, анда бик зур аквариум куелып, балалар өчен сәхнә дә ясалырга тиеш иде. Ә җиде гектардан артык зообакча өлеше белән әлеге үзәкне үтә күренмәле пыяла торба тоташтырыр дип уйланылды.

2007 елның җәендә Горбанева: “Сәүдә үзәгеннән кергән акчаның бер өлеше зоопарк чыгымнары өчен тотылачак”, дигән иде. Ул вакытта Энә карагы дөньядагы зообакчалар өчен зур яңалык булачак, дип тә белдерелде.

Шулай итеп 14,5 миллион сум акча тотылган проект тормышка ашмый калды. Әлеге проект өчен биреләсе җирләр дә башка максатларга бүлгәләнә башлады. Узган ел ук бер өлешен Универсиада уңаеннан төзелүче ишкәкле спорт үзәге биләде.

Зообакчада президент ике тапкыр булган

Зообакчаның бүгенге хәленнән беркем дә канәгать түгел. Бакчаның үз хезмәткәрләре дә, карарга килүчеләр дә, Татарстан җитәкчелеге дә.

“Азатлык” радиосы “Казан зообакчасы ярдәм көтә” дип аталган видеоязма әзерләгәч, “Ул зоопаркка кечкенә кызым белән барган идек. Бераз вакыт үткәч ул: «Теге хайваннар төрмәсенә тагын кайчан барабыз?» дип сорады. Бәлкем бездә ул төрмәләрне тыярга кирәктер. Мин үзем анда кермим инде, йөрәгем бозыла”, дип сәхифәгә язып калдыручылар да булды.

Гүзәл Горбанева сүзләренчә, 200 еллык тарихы эчендә зообакчага төбәкнең беренче дәрәҗәдәге кешесе бер тапкыр да килмәгән булган. "Тарих мондый хәлне хәтерләми", ди ул. Узган елның 12 сентябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов анда булып бөтен проблемнарны да үз күзе белән күреп, барлап кайтты. Һәм менә быел июнь аенда зообакчага ул гаиләсе белән дә килгән. Казанның хайваннар һәм кошлар дөньясы өчен яңа бакча салыначагын әйткән.

“Без инде ун ел буе яңа бакча хыяллары белән яшибез. Казанның меңъеллыгына да, теләкләребез тормышка ашмады. Инде Энэ карагы булыр дип өметләндек, ул да кире кагыла. Шулай булуга карамастан, хайван һәм кошларның шартларын яхшырту өчен күңелдә туган идеяләрне гел кәгазьгә төшереп торабыз. Казансу тугайлыгында булачак зообакчага, безнең теләкләр һәм Энә карагы проектының кайбер яхшы яклары да керер дип өметләнәбез”, ди Горбанева.

Президентның бер ел эчендә генә ике тапкыр зообакчага баруы хакимиятнең аны төзекләндерергә теләге булуны күрсәтә. Әмма Татарстанның моңа үз акчасы юк. Зообакча өчен махсус федераль програм аша акча бүленгәндә һәм хосусый финанслар җәлеп ителгәндә генә ул заманча итеп яңадан корыла ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG