Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт һәм дин: бергә дә, аерым да


V Мөселман яшьләре фестивале
V Мөселман яшьләре фестивале

Казанда үткән мөселман яшьләре фестивале татар милләтенең ачы ярасын тагы бер кат ачып салды: мөселман булып татарча белмәгән, тел белеп дин асылына төшенмәгән яшьләребез шактый. Милләт белән дин бәйгесендә әлегә дуслык җиңә булып чыкты.


Казанда үткән V Мөселман яшьләре фестивалендә Русиянең төрле төбәкләреннән төрле милләт вәкилләре җыелган иде. Араларында дини тормыш алып баручылар да, дин белән ерактан гына танышлар да булды.

Фестиваль дәвамында ислам һәм милләт темасына бәхәсләр, әңгәмәләр булды. Татар исламы дип сөйләүгә чит төбәкләрдән килгән башка милләт вәкилләре каршы чыкты.

Русиянең төрле төбәкләрендә милли һәм дини тормыш та төрлечә алып барыла икән. Яшьләрне берләштерүче төп фактор – дин, яки милләт кенә булган төбәкләр дә, икесен бергә алып баручылар да бар. Фестивальдән соңгы хис-кичерешләре һәм үз төбәкләрендәге милли-дини тормыш турында сорап, делегатларга мөрәҗәгать иттек.

Русия делегатлары фестивальне ошаткан

Мордовиядән килгән Тимур Чугунов фестивальне ошаткан, үз фикерләре белән ул татар телендә уртаклашты.

“Миңа бу фестиваль бик ошады, лекторлары бик яхшы иде, бик яхшы укыттылар, яхшы ашаттылар. Бары тик шул гына – йокым туймый иде”, диде Тимур.

Сарытау өлкәсе Энгельс шәһәреннән килгән Шәриф исемле егет тә үз фикерләрен татар телендә әйтергә тырышты. Ул яшьләрнең фикерле булуы өчен сөенүен белдерде.

“Фестиваль ошады. Русиядә шундый яшьләр булуына мин бик шат, аларда фикер бар, дин турында, яшьләр тормышы турында уйланалар. Яшьләрне болай берләштерүләре бик сөендерә”, диде Шәриф.

Яшьләр яшәү шартларыннан канәгать

Мәскәү өлкәсеннән Артур Нигъмәтуллин, фестивальгә яңа кешеләрне дә җибәрергә кирәк, ди.

“Фестивальдә икенче тапкыр катнашам. Бик ошады. Алла боерса, киләсе елда башка кешеләрне, яңаларны җибәрәм. Урын булса, мин дә киләм. Минемчә, бу вакытта эгоист булырга кирәк түгел. Чөнки без белем алдык, без иманны күтәрдек, һәм бирегә яңа кешеләрне дә җибәрергә кирәк”, диде Артур.

"Казан тәҗрибәсен күрсәтергә кирәк"

Татарстан республикасы Яшел Үзән районыннан килгән Илмира Низамова мөселман яшьләренә Казан тәҗрибәсен төп үрнәк итеп күрсәтергә тәкъдим итте. Ул, фестивальгә Казанның дини уку йортларыннан да яшьләрне чакырырга кирәк, дип саный.

“Фестиваль елдан ел камилләшә бара. Төрле төбәкләрдән яшьләр җыела, әмма Казаннан килүчеләр аз. Казан – башка төбәкләр өчен үрнәк булырлык шәһәр. Бездә ислам дине, татар телен үстерүдә зур эшләр алып барыла һәм зур уңышларга ирешелде. Бу фестивальдә төрле төбәкләрдән килгән яшьләр Казан тәҗрибәсе белән дә танышсын иде”, диде Илмира.

"Дин турында уйлана башладым"

Йошкар-Ола кызы Динара Садыйкова фестивальгә дин белән якыннанрак танышыр өчен килгән. Ул әбисенең сөйләүләреннән, өйрәтүеннән чыгып кына дин белән танышкан, биредә исә күп сорауларына җавап тапкан.

“Фестиваль бик ошады, килүемнең төп сәбәбе – дин турында белем алу, сорауларыма җавап табу иде. Үзем диндә түгел идем, хәзер уйлана башладым.

Фестивальдән соң үземдә тынычлык хис иттем, моннан җиңеләеп кайтам, энергия алып. Кечкенәдән әби өйрәткәннән генә кечкенә догалар, Аллаһның барлыгын беләбез, әмма барысын да үтәмибез шул”, диде Динара.

Татарстанның Биектау районыннан килгән Галия Зәйнуллина мөселман кешесенә дуслар-танышлар бик кирәк, ә фестивальдә аларны табар өчен мөмкинлекләр зур дип саный.

“Биредә бик файдалы гыйлемнәр алдым. Мөселман кешесенә яңа дуслар, танышлар бик кирәк, биредә мин аларны таптым”, диде Галия.

Мөселман яшьләре фестивалендә һәр намаздан соң вәгазь укылды

"Фестиваль мөселман яшьләренең селигерына әйләнергә тиеш"

Татарстан республикасы президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе хезмәткәре Чулпан Мәхмүтова фестивальнең мөселман яшьләрен тирәнрәк белү, алар белән якыннан танышу, бер-берсе белән якыннанрак таныштыру максатлары белән оештырылуын әйтте. Ул киләчәктә бу чараның "мөселманнар селигеры"на кадәр үстерү теләген белдерде.

“Соңгы елларда ислам диненә күпләп яшьләр килә. Аларга яшьләр өчен булган заманча эш формаларын тәкъдим итәргә тиешбез. Татарстанда 5нче тапкыр үтүче мөселман яшьләре фестивале нәкъ шундый максатларда үткәрелә.

Фестивальгә килүчеләр арасында шундый өметле яшьләр бар. Ике югары уку йорты тәмамлап, дини белемле булуларын да күрдек. Алар бар якка да оста. Киләчәктә шушы фестиваль мөселманнарның селигерына әйләнсен иде дигән теләк бар”, диде Чулпан Мәхмүтова.

“Иман энҗеләре” оешмасында укытучы булып эшләүче Мөсфирә Хафизова, яшьләр белән аралашып, күпмилләтле булуларына гаҗәпләнгән. Ул татар яшьләренең күбесе дингә килмәгән вакытта, чит төбәкләрдә яшәп, гаиләләре һәм дуслары, җәмгыять тарафыннан каршылыклар булганда да, исламда яшәүче, дингә килгән яшьләрнең барлыгы өчен сөенүен белдерде.

Фестивальдә Коръән уку бәйгесе

"Татар мөселман яшьләрен генә җыеп булмый"

“Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина иманлы, өметле яшьләр булуга чын күңелдән сөенүен белдерде. Ул төрле төбәкләрдә ислам динен таратырлык яшьләр булуы зур вакыйга икәнлеген, әмма бүген татар мөселман яшьләрен генә аерым җыеп булмавын белдерде.

“Татар имамнарын җыйдык, әмма бүген татар яшьләре, татар мөселманнарын гына җыя алмыйбыз. Чөнки җәмгыятебез таркау, телебезне зәгыйфь кенә белүчеләр артып китте. Шуңа күрә мөселман яшьләре арасында төрле милләт балалары, төрле төбәкләрдән, ерак-ерак шәһәрләрдән килгән егетләр-кызлар бар.

Төбәкләрендә ислам диненең асылын, нигезен аңлата торган яшьләр бар. Бу бик зур вакыйга. Сүзебез белән дә, гамәлебез белән дә алга барып, җәмгыятебезне савыктырырга тиешбез”, диде Әлмирә ханым.

Ул шулай ук эшне балалардан башларга, яшьрәкләргә дә игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

“Бүгеннән 2-3 яшьлек балаларны тәрбияләп, юлга бастырмасак, җәмгыятьнең бозыклыгы, аның тәэсиреннән коткармасак, киләчәгебез шөбһәле булыр”, ди ул.

"Мөселманнар актив"

“Идел” яшьләр үзәгендә җитәкче вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхфәтуллина мөселман яшьләренең актив булуын билгеләп үтте.

“Фестиваль белән бик канәгать, бөтен программаны да үти алдык. Алай гына да түгел, кайбер чараларны, брейн-ринг һәм башкаларын, яшьләрнең үзләре теләп уздырулары аларның актив позицияләрен күрсәтеп тора.

Алга таба да шулай булсын, мондый эштә аларга бишкуллап теләктәшлек белдерәбез. Фестиваль чагыштырмача бик яшь, шулай да ул 5 яшьлек юбилеена тулы әзерлектә килеп җитте”, диде Ләйсән.

Милләт һәм дин аерым?

Русиянең төрле төбәкләрендә милли һәм дини тормышның үсеше төрлечә бара. Кайберләрендә дин яшьләрне берләштерүче төп фактор булып тора, кайберләрендә яшьләрне бары миллилек берләштерә.

Мисал өчен, Мордовиядә яшьләр мәчетләрдә җыела икән. Татарча белүче Тимур Чугунов татарларның аз булуы, аларның җыелу-җыелмавыннан хәбәрдар түгеллеген әйтте.

“Мәчетләрдә җыелабыз, төрле эшләрдә булышабыз, җыештырабыз. Мордовиядә татарлар бик күп түгел, аларның җыелу-берләшүләрен белмим”, диде Тимур.

Пензадан килгән Хәмзә Биктимеров татар яшьләренең тормышы белән таныш булмавын, үзләрендә аларның оешуы булмавын белдерде:

“Бездә җәй көне мөселман яшьләре өчен лагерьләр үткәрәләр, зурлар намазда күрешәләр. Ә менә оешып эшләү, оешу юк. Белүемчә, татар яшьләре ягыннан безнең өлкәдә мондый эшләр эшләнми”, диде Хәмзә.

Русия төбәкләреннән килгән яшьләр Сабантуй уеннарын ошатты

"Яшьләргә сәясәт белән дус булырга кирәк"

Удмуртиядән килгән Ирек исемле егет Воткинск шәһәрендә эшләүче «Иман» татар яшьләре оешмасы турында сөйләде.

“5 ел элек “Иман” татар яшьләре оешмасы төзегән идек. Исеменә туры китереп, исламны үстерү юлыннан киттек. Шәһәребезнең мәчете белән хезмәттәшлек итәбез. Оешманың эшчәнлеге башында Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәмнәре үткәрә идек, балалар йортларына бара идек. Шулай да безгә администрация ярдәме җитмәде.

Хәзер без яшьләр парламентында эшлибез. Эчкечелек, начар яшәү рәвешенә каршы эшләр алып барабыз. Ислам өлкәсендә мәчеттә укыту эше бара – балаларны ислам нигезләренә өйрәтәбез.

Яшьләргә администрация, сәясәт белән дус булырга кирәк. Оешмабызның бер әгъзасы шәһәр думасына сайланды, бу безгә үсеш алырга шанс бирде. Узган елда беренче тапкыр республика күләмендә ураза бәйрәме үткәргән идек”, диде Ирек.

"Дингә милләт аша килдем"

Кемерово өлкәсеннән Әлфия Хафизова үзләрендәге “Таң” оешмасына килеп, татар телен өйрәнә башлаган, милли тормыш белән кызыксынган. Шул эшчәнлек нәтиҗәсендә дингә килгән, дин юлына кергән. Әлфия “Таң” оешмасында башкарган эшләре турында сөйләде.

“Бу оешма татар мәдәниятен үстерүгә юнәтелгән. Мәсәлән, ел саен сабан туе, чәк-чәк бәйрәмнәре, яшьләр җыены, татар яшьләрен борчыган темаларга конференцияләр үткәрәбез. Шулай ук, теләүчеләр өчен, татар биюләренә өйрәнү мөмкинлеге бар.

Татар мәдәнияте үсү белән бергә шәһәребездә ислам дине дә үсеш ала башлады. Күптән түгел “Мөнирә” исемле зур мәчет ачылды. Андагы дин дәресләренә яшьләр бик кызыксынып йөри.

Әле безгә, яшь оешма буларак, эшлисе эшләр бик күп. Хәзерге вакытта безгә татар теле курсларын алып баручы кадрлар, спонсорлар кирәк”, диде Әлфия Хафизова.

Әниләр мәчетендә вәгазь

"Бездә мөселман яшьләре аз"

Йошкар-Олада яшәүче Динара Садыкова үзләрендә яшьләрне милли фактор гына берләштерүен әйтте.

“Безнең шәһәрдә мөселман яшьләренең генә аерым берләшмәсе, түгәрәкләре юк. Сабан туйлары, нәүрүз, яңа еллар үткәрәбез, әби-бабайларны төрле чараларга җыябыз, ә мөселман яшьләренең җыелуы бездә күзәтелми. Мөселман яшьләренең күбесе – егетләр. Ә кызлар арасында диниләр бик сирәк. Апалар-әбиләр бар, кызлар бик аз”, ди Динара.

"Телне дә динне дә уртак алып барырга кирәк"

Татарстан республикасы Яшел Үзән кызы Илмира Низамова дин белән милләтне бергә алып бару кирәклегенә басым ясады, үзләрендә үрнәк алырлык эшләр башкарылуы турында сөйләде.

“Безнең шәһәребездә күбесенчә рус халкы булса да, татарлар да аз түгел, Аллага шөкер. Өч мәчет эшләп килә, мәдрәсәбез бар. Шул мәдрәсәдә яшьләр тарафыннан да, өлкәннәр тарафыннан да зур эшләр алып барыла.

Ел саен төрле бәйрәмнәр үткәрелә, ислам белән бәйле төрле бәйгеләр, викториналар, Коръән уку бәйгеләре, гаиләләр белән кичәләр үткәрелә.

Нинди генә бәйрәм булмасын: никах туе, бәби чәе, башка күп төрле бәйрәмнәр, ифтарлар – мәдрәсәдә үткәрелә, бирегә бөтен кеше чакырыла. Балалар белән киләләр, без дә киләбез, бик күп кеше җыела.

Бездә 2 татар мәктәбе бар, аларда узган елдан алып әхлак дәресләре үткәрелә башлады. Бу эш мәдрәсә тарафыннан үткәрелә. Мәктәпләр, Аллага шөкер, каршы килмәде. Хәзер атнага бер тапкыр һәр сыйныфта әхлак дәресләре үткәрелә. Балалар бик яратып укыйлар.

Бездә спорт чаралары да еш үткәрелә. Мөслимәләр өчен бию түгәрәге оештырыла. Бирегә башкалар да теләп килә, бәйрәмнәргә дә кызыксынып киләләр, шулай итеп үзләре дә дин белән таныша, кызыксыналар, төрле сораулар бирәләр.

Милләт яшәп калын өчен, телне дә динне дә уртак алып барырга кирәк. Дингә генә басым ясалса, халык югалырга мөмкин. Чөнки ислам динендә милләтләр төрле.

Ләкин без бергә кушылып, башкалар эчендә эреп бетәргә тиеш түгел. Шуның өчен безнең телебез бар, үзебезнең халыкка гына хас гореф-гадәтләр бар. Телне генә калдырып, динне онытабыз икән, без шулай ук югалырга мөмкин, чөнки татарлар арасында мөселманнар гына түгел башкалар – христианнар, бөтенләй дингә ышанмаучылар бар”, ди Илмира.

Болгарда мөслимәләр

"Авыл мәчетендә апа-әбиләр генә укый"

Зәй районы Югары Налим авылыннан килгән Румия исә, күп авылларда булган вазгыятьне сурәтләп бирде.

“Бездә мәктәп укучылары өчен бераз чаралар оештырылса да, яшьләр өчен берни дә оештырылмый. Апалар-әбиләр гарәпчә укырга өйрәнә, төрле экскурсияләргә йөриләр. Әмма яшьләр белән эш юк”, диде Румия.

“Мин татарча өйрәнәчәкмен”

Гомумән әйткәндә, фикерләр дә, Русиянең төбәкләрендә милли һәм дини вазгыять, яшьләр белән эш тә гаять күптөрле. Мөселман яшьләре фестиваленә килгән делегатлар – Русиянең төрле төбәкләрендәге тормышны, дин һәм милләткә мөнәсәбәтне чагылдыручы күрсәткеч иде.
Арада дин белән генә яшәүче, татарлык белән генә канәгатьләнүчеләр дә бар.

Әмма иҗтимагый оешмаларның эш нәтиҗәсе, яшьләрнең үз төбәкләрендә башкарган эш тәҗрибәсе белән уртаклашканнан соң гомуми фикер табылды – дин белән милләт бергә барганда гына, үсешкә ирешергә мөмкин.

Шуңадырмы, татарча чыгышларга каршы сөйләгән яшьләр арасында “мин татарча өйрәнәчәкмен” дип, кайтып китүчеләр дә, фестиваль вакытында иманым ныгыды, дингә якынайдым диючеләр дә күп булды.
XS
SM
MD
LG