Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:42

Милли хәрәкәт аксакалы, татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, "Булгария" фаҗигасе белән милли чыгышларның сәбәпләре бер, ди. Милли хәрәкәтнең хакимият вәкилләре белән үзенчәлекле мөнәсәбәтләре турында да сөйләде ул.


"Азатлык" 24 июнь көнне барып чыкмаган каршылык чарасы турында сөйләгән иде. Хакимият әле дә милли хәрәкәт оештырган чараларны үткәрүгә киртәләр кора.

- Галишан абый, бүгенге көндәге татар милли хәрәкәтенә нинди бәя бирерсез?

- Татар милли хәрәкәтен ничек кенә бетерергә, батырырга, туктатырга тырышмасыннар, ул барыбер бар. Чөнки пружинаны ничек кенә кыссалар да, ул барыбер кире бәрергә тиеш. Безне әле туктаусыз рәвештә кысу бара.

Татар милли хәрәкәте ике мәлне аеруча сулыш алган иде: башта 1905 елны, аннары Ельцин заманасында. Шундый революцион вакытларда татар һәрвакыт иркен сулыш ала, чөнки аның кирәге чыга.

1905 елны ул “аягына баскан” булса, соңгы вакытта милли хәрәкәт тагын “яткан” хәлендә калды. Минемчә, тәнендә җаны булган кеше барыбер хәрәкәткә басар, хәрәкәттә катнашыр.

- Соңгы вакытта милли хәрәкәт яткан хәлдә дисез. Бу нәрсәдә чагыла?

- Без 24нче июнь көнне митингка чыкмакчы идек. Президентка хат яздык: Татарстанныкына да, Русиянекенә дә. Ул көнне безне бөтенебезне кулга алып, ябып куйдылар: кайберәүләребезне өйдән чыкканда ук кулга алдылар, кайберәүләребезне килеп җитәргә бер чакрым калганда диярлек.

“Азатлык” яшьләр берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны өеннән урамга чыгып җиткән вакытта кулга алып, 3 тәүлеккә ябып куйдылар. Аны вак хулиганлыкта гаепләделәр, имеш ул сүгенгән, дип уйлап тапканнар.

Ә безгә карата инде алай озак баш ватып тормадылар, башта плакатларны, байракларны тартып алып, нидер язган булып кыландылар. Аларны һаман кайтармадылар әле.

“Менә сезнең бу байрак-плакатларыгызны яздык, сезнең шәхесләрне ачыклаганчы, 3 сәгатькә алып китә алабыз”, диделәр. Мин әйтәм: “Минем шәхесне ачыклыйсыгыз юк, мин – федераль хаким. Русиянең президенты кул куйган, федераль хаким –гомерлеккә дигәнне аңлата”.

Казан Кирмәне янында узган каршылык чарасы, 18 июль, 2011 ел
Алар “Бәлки бу синеке түгелдер” ди. Ә анда бит фото да бар. Шулай итеп, мине дә, татар иҗтимагый үзәк урынбасары Фәрит Зәкиевне дә полиция бүлегенә алып киттеләр.

Бер полиция подполковнигы миңа да, Фәрит Зәкиевкә дә исем, әти исеме белән эндәште. Зәки Зәйнуллин, Рифкать Кормаш: “Нигә безне дә алмыйсыз, бәлки безнең дә кем икәнебезне ачыкларсыз”, дип кычкырып калды.

Шуннан алып килгәч, нинди дә булса сәбәп кирәк. Башта, сез канунсыз рәвештә митинг үткәрдегез, дип гаепләделәр. Без аларга кәгазьләребезне күрсәттек.

Митинг ул рөхсәт алып үткәрелә торган чара түгел, аны үткәрер өчен күз алдына куеп, алдан хәбәр итәргә тиешбез. Шуңа карамастан алар рөхсәт алу кирәк диде.

Безнең 24 июньгә митинг үткәрергә дигән белдерү бар иде. Алар, безгә җавап итеп, бу урында төрле чаралар үткәрелә, никахлашучылар, туристлар бар, диделәр.

- Ни өчен сез нәкъ Кирмән янын сайладыгыз?

- Без татар милли хәрәкәтен туристларга да, кешеләргә дә күрсәтмичә, чараны идән астында гына үткәрергә тиеш булабызмы?! Кирмәндә президентыбыз бар, министрлыклар бар, туристлар күп йөри анда. Күрсеннәр, белсеннәр безнең Татарстанда татарлар да бар икәнен.

Без Кирмән алдына чыкмакчы идек. Безне кулга алдылар да, без ул көнне митинг үткәрә алмадык. Митингны 18 июльгә күчермәкче булдык. Ләкин, бу көнне дә безгә Кирмән янына чыкмаска дигән хат килде. “Кольцо” сәүдә үзәге янына барыгыз, диделәр. Ләкин безнең чара шул Кирмән алдында була дип әйтелгән иде, башка җиргә күчерергә бернинди сәбәп юк.

- Татар яшьләр иҗтимагый үзәге “Булгария” теплоходы һәлак булуы турында белдерү язган. Ниндирәк белдерү ул?

- Без шушы “Булгария”нең һәлак булуы да, шушы милли хәрәкәтнең империягә каршы чыгышлары – бер үк сәбәптән, дип саныйбыз.

“Булгария” теплоходы һәлакәтенең төп сәбәбе – Путин вертикале төзелгәннән соң бөтен нәрсәне сатып алып бетерүдә. Татарстанның үзендә хәтта шул черегән теплоходлар да калмады.

Аларны да шул Антонов шикелле миллонерлар алды. Алар хәзер хәтта җавап та бирми. Вакытында бушлай диярлек алып бетерделәр дә иске теплоходларны, самолетларны, хәзер акча алып ята.

Ул Антоновка бернәрсә дә булмый, чөнки ул миллионер. Ә миллонерларга Русиядә күпме урлашса да бернәрсә булмый, ә “вак-төяк” 10 тиен урласа, аларны ябып куярга әзерләр. Чөнки безнең дәүләт структураларын халык сайлап куймый, алар халык алдында җавап бирми.

Хәзер алар нәрсә эшләсәм дә ярый дип, эшләрен дәвам иттерә. Мондый тәртипсезлек булачак, чөнки халык алдында берәү дә җавап бирми!

Хәзер безнең халыкны хөкүмәт тыңламый, ә хөкүмәтне халык тыңламый. "Путин вертикале" шул кадәр "югарыда" ки, аларга кемдер бернәрсә әйтсә – барып җитми, ә алар әйткәне халыкка килеп җитми.

Медведев берничә мәртәбә әйтеп карады “Ирек ирексезлектән яхшырак” дип, төрле чаралар эшләмәкче иде. Ләкин аны тыңлаган кеше юк, беркем дә тыңламый.

Ул бернәрсә әйтә алмый, чөнки анда “Путин вертикале” утыра. Хакыйкатьтә Медведев үзе бернәрсә дә хәл итә алмый булып чыкты. Үткән митингта кабул ителмәгән мөрәҗәгатьне бүген тагын игълан иттек һәм кабул иттек, аны без президентка җибәрдек.

- Аның эчтәлеге нидән гыйбарәт?

- Без инде монда “Дмитрий Анатольевич, сез үзегез әйттегез “Ирек ирексезлектән яхшырак” дип, шулай булгач әзрәк ирек турында да уйлагыз, чөнки хәзер бөтен дөнья алдында татар милләтен юк итү сәясәте бара.

Кайвакыт безгә “куертасыз” дип әйтәләр. Нинди куерту булсын монда? Балалар бакчасы, мәктәбе, университеты булмаган халык юкка чыга. Әнә миллион да булмаган эстоннар үзләренең 600 еллап тарихы булган Тарту университеты аркасында сакланып калды.

Ә безнең халык нинди хәлдә? Соңгы 3 елда 175 мәктәп ябылды. Балтыйк республикасы яки Урта Азиядә берәр рус мәктәбе ябылса, дөнья күтәреп шау-гөр кубарлар иде. Ә татар толерант булгач, нәрсә әйтсәләр – шуны тыңлап яшибез.

"Без толерант" дип, җитәкчеләребез мактана. Толерантлык бит ике як та түзәргә тиеш дигәнне аңлата. Түземлек булгач, татар гына түгел, урыс та түзәргә тиеш.

175 мәктәп ябылу турында шаулап карадык, беркем дә ишетми дә, белми дә, күрми дә сыман. Ә менә шушы елда Татарстанда 270кә якын мәктәп ябылачак, ул турыда беркем дә эндәшми. Без берничә мәртәбә мәгариф министрлыгына бардык: әле билгеле түгел, дигән булалар.

Хәзер инде Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе юк. Бердәнбер “Азатлык” радиосы калды. “Азатлык” радиосының тапшыруларын киңәйтүегезне сорап, без берничә ел элек Америка конгрессына хат язган идек. Менә тагын язарга туры килә.

Без Мәскәүгә күпме язсак, сөйләсәк тә, безнең Татарстан теле-радиокомпаниясе юк! Оят бит бу! “Татарстан” радиосы соңгы хәбәрләрне урысча гына бирә. “Яңа гасыр” радиосы “Казан сөйли, соңгы хәбәрләр бирәбез” дип башлый да, шуннан соң урыс телендә дәвам итә.

Миллионлаган халык хәтта соңгы хәбәрләрне туган телендә тыңлый алмый. “Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясе, бәйсез “Дулкын”, “Тәртип” бар иде, алар бетерелде. Чөнки алар әзрәк тәнкыйть сүзе ишеттерә башлаганнар иде. Туры сүз күзне тишә, диләрме әле...

Бердәнбер һуманитар университет бар иде, аны да яптылар, университеттагы татар группаларын да яптылар. Хәзер татар факультеты дигәне гомумән юк, филология институты дип, шунда татар бүлеген кафедра итеп кенә калдыралар.

Мәскәү үзенең конституциясен генә түгел, бөтен халыкара хокукларны да үтәргә тиеш. Ә бездә аларны үтәмичә, халыкларны бетерү бара.

- Хатыгызда нәрсә сорап мөрәҗәгать итәсез?

- Митингта катнашучылар президенттан, Руcия конституциясенең гаранты буларак, халык хокукларын, кеше хокукларын саклап, татар халкының бәйсез мәгарифен аякка бастыруны сорыйбыз.

Балалар бакчасыннан алып югары уку йортларын кадәр татарның үзаңы, мәгарифе булырга тиеш. Һәм иң беренче адым итеп, без татар милли университет ачуны сорыйбыз.

Башлангыч һәм югары белемне ана телендә алу хокукын дәүләт гарантияләргә тиешле. Ә безнең дәүләт киресенчә милләтләрне юк итү сәясәтен алып бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG