Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:15

Европа Шурасы парламент мәҗлесенең Русиягә багышланган хисабы 2012 елда әзер була


Русиянең Европа Шурасы алдында йөкләмәләрен үтәүне тикшергән хисапны парламент мәҗлесе 2012 елның июненнән дә иртә карамаячак. Бу хакта “Азатлык” радиосына Европа Шурасы парламент мәҗлесенең Русия хакында хисапчысы, Швейцария парламентарие Андреас Гросс белдерде.

Гросс сүзләренчә, хисапның өлгесе быел ук әзерләнәчәк. Русиянең үз искәрмәләрен белдерергә өч ай вакыты булачак. Аннан соң документ тулысынча эшләнеп бетәчәк.

Андреас Гросс, Дәүләт думасына декабрь аенда булачак сайлау да җентекләп яктыртылачак, дип өстәде. 2012 елда булачак президент сайлауга кимрәк игътибар биреләчәк.

XS
SM
MD
LG