Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18
Карелиянең Сегежа шәһәре колониясендә утыручы Михаил Ходорковский бүген әнисе белән очрашты.

Марина Ходорковская әйтүенчә, бу сүзләрне ЮКОСның элекке башлыгы адвокатлары сәхифәсе яза, ике ел тикшерү барганда ябылу урынына караганда Михаил Ходорковский яхшырак күренә, монда аңа саф һавада булу мөмкинлеге бар. Ходорковскийга иртәгә алып килгән әйберләр тапшырылачак, ә август аеннан ул үзе язылган матбугатны ала башлаячак.

Адвокат Вадим Клювгант әйтүенчә, Ходорковский августның икенче яртысында кабат туганнары белән очрашачак.

ЮКОСның элекке башлыгы нефть урлауда һәм керемне юуда гаепләнеп 13 елга төрмә җәзасы бирелде.

XS
SM
MD
LG