Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:08

Хакимият һәм җәмәгатьчелек гаеплеләрне үзенчә эзли


"Булгария" көймәсе. Пермь, 30 июнь, 2011 ел

"Булгария" көймәсе. Пермь, 30 июнь, 2011 ел

“Булгария” фаҗигасендә әлегә эшмәкәр һәм кечкенә түрә генә гаепләнә. Казанда һәлакәт сәбәпләрен тикшерүче бәйсез җәмәгать комитеты күбрәк кешене, шул исәптән федераль җитәкчеләрне дә, җавапка тартырга чакыра


Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Әсгать Сәфәров, “Булгария” фаҗигасе өчен көймәдә эшләгән хезмәткәрләрне дә җаваплылыкка тарту хәбәрен кире какты.

"Булгария" капитаны Александр Островский
Белгәнегезчә, “Булгария” капитаны фаҗигадә һәлак булса да, аның ярдәмчесе, радист һәм башка хезмәткәрләр исән калган. Элегрәк матбугатта көймәдә эшләүчеләр “Булгария” җитәкчесеннән юлга чыкмаска сораган булган, әмма ул барыбер сәфәргә киткән, дигән хәбәрләр таралган иде. Ягъни көймәдә эшләүчеләр “Булгария”нең төзексез булганын белеп торган, дигән ишарәләр ясалды.

Моңарчы кайбер мәгълүмат чаралары Әсгать Сәфәровка сылтап, “Булгария” көймәсендә эшләүчеләрнең дә җавапка тартылачагы турында хәбәр итте. Шулай итеп гаепләнүчеләр саны артырга тиеш иде. Әмма Татарстандагы эчке эшләр министры Сәфәров моны кире какты.


"Бәя бирергә һәм гаепләргә ашыгырга кирәкми. “Булгария” хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар һәм яшүсмерләр бар. Буфетта эшләүче кызга 18 яшь, матроска һәм стажерга 17 яшь. Алар да кемнеңдер балалары бит.

Бу алар өчен беренче сәфәр булган. Ә менә шундый әзерлексез команда җыючыны ачыкларга һәм аны җавапка тартырга кирәк булачак”, диде Сәфәров “Эфир” каналы оештырган әңгәмәдә.

“Булгария” эшендә кем зыян күрәчәк?

Яков Ивашов (с), Казан, 13 июль 2011
Белгәнегезчә, әлегә “Булгария”не кулланып торган “Аргоречтур” ширкәте башлыгы Светлана Инякина тоткарланган. Татарстанның Югары мәхкәмәсе аны тикшерү барышына иреккә чыгарып тору гозерен кире какты. Ягъни Казанның Вахитов район мәхкәмәсе чыгарган карарны көчендә калдырды.

Шулай ук җинаять эшенә бәйле рәвештә кулга алынган Русия елга регистрының Кама бүлеге өлкән белгече Яков Ивашовның яклаучылары да шикаятьләр юллаган.

Көймәнең хуҗасы “Кама елга корабчылыгы” ширкәтендә тикшерүләр бара дигән хәбәрләр чыкты. Әмма җитәкчеләрнең тоткарлануы хакында мәгълүмат юк.

“Булгария” фаҗигасе өчен Казан елга порты җитәкчесе эштән алынды. Көймә батканнан соң судагы кешеләргә ярдәм күрсәтмәгән йөк ташучы “Арбат” һәм “Дунайский-66” кораблары башлыклары Юрий Тучин һәм Александр Егоровка каршы эшләр ачылган.

Йөзеп чыккан кешеләрне коткарган “Арабелла” көймәсе җитәкчесе Роман Лизалин: “Дунайский-66”ның китүен үзем сорадым: зур көймәнең кире чигенүе күбрәк зыян китерер иде", дисә дә, капитаннар барыбер җавапка тартылачак.

“Федераль түрәләрне җавапка тартырга!”

Казанда билгеле оппозицион сәясәтче, “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы” Бөтенрусия хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Бердников, “Булгария” фаҗигасе өчен җавапка тартылучылар санын арттырырга кирәк һәм федераль җитәкчеләр дә зыян күрергә тиеш, дип белдерә.

Дмитрий Бердников “Азатлык”ка биргән әңгәмәдә: “Җавапка тартылучылар саны артырга тиеш. Нигә контроль тиешле дәрәҗәдә булмаган? Безнеңчә, монда федераль оешма җитәкчеләре җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш”, диде.

Ул һәм башка активистлар, хакимиятнең бар мәгълүматны әйтеп бетермәвендә шикләнеп, “Булгария” фаҗигасен тикшерүче бәйсез җәмәгать комиссиясен оештырулары турында белдерә.

Бердников сүзләренчә, алар матбугатта чыккан, казада исән калган кешеләр белән сөйләшеп, бөтен мөмкин булган мәгълүматны туплап, үз хисапларын әзерләргә җыена.

Әлегә комитет, мәрхүмнәрнең туганнары, исән калучылар белән сөйләшеп, мәетләрне танып алуны тиешенчә оештырмау, кешеләрне экспертиза өчен ярты көн урамда тоту, хакимиятнең зыян күрүчеләргә салкын карау, буталчыклар һәм аңлашылмаучылыклар турында шикаятьләр туплаган.

Казанда 15нче хастаханә янында мәетләр китерә торган үзәктә кешеләрнең нинди дә булса мәгълүмат табарга тилмереп йөрүләре турында Русия һәм Казан газетлары да язган иде.

Алай да, сәясәтче Бердников бәя бирү һәм гаепләүләр белән ашыкмаска чакыра. Аның җитәкчелегендәге җәмәгать комитеты хисабын туплап бетергәч, аны бастырырга вәгъдә итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG