Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:19

Медведев: Дәүләт мәгълүмат чараларына акча бирмәскә тиеш


Дмитрий Медведев

Дмитрий Медведев

Русия президенты Дмитрий Медведев дәүләт әкренләп мәгълүмат чараларына акча бирүне туктатырга тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул Һанноверда узган Германия-Русия форумында чыгыш ясаганда әйтте.

Русиядәге мәгълүмат чараларының эшчәнлегенә тукталып ул, Германия һәм Европаның башка илләрендәге кебек Русиядә дә Җәмәгать телевидениесе булдырылырга мөмкин, диде. Ул дәүләттән дә, бизнестан да тыш булырга тиеш. Әлегә нинди акчага яшәячәге, президент сүзләренчә, билгеле түгел.

Германиягә сәфәре вакытында Дмитрий Медведев Германия канцлеры Ангела Меркель белән дә сөйләшүләр үткәрә. Үзәктә ике ара икътисадый хезмәттәшлек, аерым алганда газ өлкәсенә кагылганы булачак.

XS
SM
MD
LG