Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Русиядәге татар авылларының быелгы федераль Сабан туен сокландыргыч итеп үткәргән Шыгырдан авылы милләтнең терелешенә өметләрне көчәйтә. Әләзән, Каргалы, Озерки, Шыгырдан кебек авыллар музей хәлендә калмасын өчен нишләргә кирәк?


Римзил Вәли. “Азатлык” радиосының Түгәрәк өстәл чыгарылышы бүген татар авылы турында. Бу яңа тема түгел. Бу темага шагыйрьләр шигырь яза, күп җырлар төзелә... Шәһәрдә яши башлагач та, авылга еш кайтыла. Авылда да проблемнар җитәрлек: кайсын су баса, кайсында корылык, яшьләр татарча сөйләшми, мәктәп ябыла, балалар бакчасына йөрүче юк...

Милләтебезнең бишеге булган авылны нәрсә көтә? Ул ничек яшәр дигән сорау куйсаң, әлбәттә, бу моңсу, газаплы, пессимистик фикергә әйләнеп китәчәк. Ләкин бу юлы алай булмас, чөнки Чуашстан республикасында Шыгырдан, Пензадагы Әләзән, Оренбурда Каргалы авылы, Мордовиядә Озерки авылы, Самарда Гали авылы, Татарстанда да шәп, бай авыллар бар. Шуңа күрә авылларны кызганыргамы, әллә шундый авыллар булганга горурланыргамы?

Шул турыда сөйләшергә “Азатлык”ның Казан студиясенә “Акчарлак” газетының шеф мөхәррире, билгеле журналист Искәндәр Сираҗи, “Диалог Евразия” оешмасының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов һәм билгеле журналист, Чуашстанның Шыгырдан авылында туып үскән Рәфис Җәмдихан килде. Үз авылыгыз белән таныштырсагыз иде.

Искәндәр Сираҗи. Минем авылым – Биектау районындагы Ташлыкавал авылы. Кайчандыр авыл җиде мәчетле булган. Аннан соң янган. Без үскән вакытта ун еллык мәктәп ачканнар иде, хәзер инде урта мәктәпне бетереп, башлангыч мәктәпне генә калдырырга җыеналар.

Римзил Вәли. Авылыгыз урыслашамы?

Искәндәр Сираҗи. Урыслашу дигән процесс юк. Әмма соңгы вакытта бер күргән әйберем бар. Авыл исламга кайта башлады. Мин хәтта сабакташларыма карыйм. Яшьрәк чакта күбебез спиртлы эчемлекләр белән мавыга идек. Без хәзер кырыкка җитеп бара торган буын. Берсе Казанда имамлыкка укып йөри, күбесе эчүләрен ташлаган.

Шул ук вакытта авылның перспективасын күрмим. Иманга да кайта, авыл үлмәячәк, әмма көн дә күрмәячәк. Авыл яшәү белән үлем арасында. Ягъни авылны яшәтергә теләүчеләр бар. Бу заманында бик зур авыл булган.

Күмәк хуҗалык җимерелде. Заманында фронтка ике самолет бүләк иткән “Кызыл байрак” күмәк хуҗалыгы бүгенге көндә таралды, инвесторга кушылды. Кешеләргә эш калмады. Идарә юк. Үзәк булмагач, авыл ниндидер хуҗалыкка кушылма гына булгач, һичшиксез яшьләр аннан үзәккә таба китә башлый. Мин уйлыйм, бу авылны яңадан тернәкләндерү өчен бүгенге көндә фермерларны күтәрергә кирәк, аларга мөмкинчелекләр бирергә кирәк. Дәүләт вак бизнеска йөз белән борылырга тиеш.

Римзил Вәли. Рәсим син кайсы авылдан?

Рәсим Хөснетдинов. Мин Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Шыгырданга охшаш авыл, мишәр авылы.

Рәсим Хөснетдинов
Римзил Вәли. Чәчкә атамы авылыгыз, сүнеп барамы?

Рәсим Хөснетдинов. Үземнең үскән вакытлар белән чагыштырам да, безнең урамда бик күп буш йортлар бар. Мәктәп унбер класслы, анда өч йөзгә якын бала укый.

Римзил Вәли. Минем авылым – Дүсән, Башкортостанның Бишбүләк районы. Атаклы, әмма зур булмаган авыл. Советлар Берлеге илчесе дә, техник фәннәр профессоры да, “Идел”, “Тулпар” журналларының беренче мөхәррире дә шунда туган.

Хәзер анда нефтяниклар яши, йорт салалар, шәп, данлыклы авыл. Дәүләт музее, мәдәният йорты бар, ләкин урта мәктәп хәзер сигезъеллыкка әйләнде. Кышкылыкка мәдәният йортын туңдырырга туры килде, чөнки аны җылытып тору кыйммәткә төшә.

Димәк, районның яки хуҗалыкның бюджеты мөмкинлек бирми һәм яшьләр интернетта үзара урысча сөйләшә, языша. Урыслашу бераз күренә башлады. Бу шәп, горурланырлык авыл, ләкин киләчәктә нәрсә булачак – белмим.

Рәфис Җәмдихан. Минем авылым – Шыгырдан, шактый зур авыл, ике мең ярым хуҗалыгы бар. Бүгенге көндә җиде мәчет бар, элек тугыз булган, мәдрәсә эшли, сансыз кибетләр.

Ике мәктәп гомер буе эшләп килде, берсе тугыз еллык, берсе унбер еллык иде, икенче ел инде ике мәктәбебез унбер еллыкка әйләнде, яңа мәктәп төзелде. Балалар саны күп, ике сменада һаман укыйлар, өр-яңа ике-өч катлы биналар булса да. Бер балалар бакчасы ике катлы, киләсе елга икенче балалар бакчасын төзергә ниятләп торалар.

Демографик хәлгә килгәндә, бер генә сан китерәм: былтыр Шыгырданда 44 кеше вафат булса, 78 кеше туган. Авылыбыз үсә, яшьләр күп, йортлар зурая, күбәя бара.

Римзил Вәли. Рәфис Җәмдихан әйткән авыл ул типик хәл түгел. Русия өчен иң гадәти һәм уртачагыдан шактый шәбрәк авыллар – минемчә, Искәндәр Сираҗи авылы, Рәсим Хөснетдиновның Иске Ибрай дигән авылы һәм Дүсән авылыдыр. Уртача авыллардан безнең авылларыбыз шәбрәк, ләкин тенденция бар – Русия авыллары бетә бара.

Искәндәр Сираҗи. Әйе, соңгы егерме ел эчендә Русиядә утыз мең авыл юкка чыкты.

Рәфис Җәмдихан. Интернетта унбер мең кечкенә шәһәрчек юкка чыкты дигән мәгълүмат бар.

Искәндәр Сираҗи. Мин шәһәрләр өчен бик кайгырмыйм, чөнки шәһәр ул ясалма әйбер, әмма кешенең, һәр милләтнең тамыры авылда. Бүгенге көндә авылның юкка чыгуына безнең хөкүмәт иң зур көч куйды.

Рәфис Җәмдихан. Мин күптән түгел Мордовия якларында булдым, Пенза якларында да йөрим. Анда да зур-зур авыллар бар, ләкин шул вакытта кечкенә генә авыллар да бар.

Әмма башка халык, башка милләт авыллары белән чагыштырганда, безнең татар авылы, зурмы-кечкенәме, әлбәттә, бик бай, яхшы яшәүче авыллар дип санала.

Римзил Вәли. Зур, бай авыллар һәм дини авыллар – уртаклык бармы?

Рәфис Җәмдихан. Бар, чөнки зурлык, байлык һәм динилек бер-берсенә бәйләнгән. Мин Шыгырданның зур, бай һәм дини булуының сәбәпләрен беләм. Шыгырдан – җирсез авылларның берсе, Совет заманында да урман, су буйларын кертеп, 5 мең гектар җире булды.

Халык эшсезлектән сәүдә итәргә мәҗбүр булган, ягъни каядыр барып, тормыш көтәр өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш булган. Сәүдә итәме ул, шабашкамы, спекулянт дип тә әйтәләр аларны.

Хәзер дә шулай, җир кишәрлекләре йорт башына 70 сотый гына туры килә. Шуңа күрә халык күбрәк сәүдәдә. Сәүдәдә инде бәрәкәт бар. Халыкның үз тырышлыгы да бар. Эш урыны булмагач, ул үз тормышын яраклаштырырга тырыша. Шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр күп.

Шыгырданда 100 мең баш кәбестә үстерүчеләр бар икән. Бытбылдык кошларын тотучылар бар, һәм аның йомыркаларын Мәскәүгә озаталар икән. Үзем дә күптән түгел белдем. Зур авылның зур серләре, зур мәшәкатьләре бар.

Аның авыр яклары да бар. Чөнки хөкүмәттән ярдәм юк. Авылны тәртиптә тотарга кирәк. Халыкның үзенең җаваплыгы зур. Яшьләр башка җирләрдә ничек ял иткәнне күреп, шуны ук таләп итә. Авыл андый шартлар тудыра алмый. Стадионы бар, бассейны бар, паркка нигез салынды, әмма шәһәр дәрәҗәсендәге клублар юк.

Зур проблема – урыс теле тәэсире. Бездә дә яшьләр урысча аралаша. Бәлки бу ана телен мәктәптә начар укытудан киләдер. Ярый әле соңгы вакытта “Татарстан-Яңа гасыр” каналы күрсәтә башлады. Ләкин алай ук куркыныч түгел. Татар матбугаты укыла. Шыгырданга гына атна саен Казаннан ике мең ярым данә татар газеты килә.

Римзил Вәли. Шыгырданнан юньле кешеләр чыкканмы?

Рәфис Җәмдихан. Утызга якын фәннәр докторы бар. Без бүгеннән Шыгырдан фәннәр академиясен төзи алабыз. Биш елдан без Европа дәрәҗәсендәге шәһәргә әйләнә алачакбыз. Ләкин бу Шыгырданның бары тик үзеннән генә тора. Дәүләт тә берни эшли алмый. Шыгырданның эчке кануннары бар.

Римзил Вәли. Шыгырданда булганыгыз бармы? Минем булганым юк. Ләкин аның турында сөйләүчеләр, анда туып үскән кешеләрне мин шулкадәр күп күрәм. Хәтта Чуашстан президенты да анда барган.

Рәфис Җәмдихан. Федоров та, Игнатьев та безгә даими килә.

Рәфис Җәмдихан
Римзил Вәли. Президентлар байлар, хәллеләр янына килергә ярата.

Рәфис Җәмдихан. Чөнки күрсәтерлек әйбер бар.

Искәндәр Сираҗи. Унике мең кеше яши торган зур Әләзәндә дә булганым бар. Шыгырданда, Тукайда да булдым.

Рәфис Җәмдихан. Искәндәр әфәнде, сез авылның үзәге булмаса, авыл бетте дигән сүз дип әйттегез. Тукайда гомер буе сельсовет та булмады, колхоз идарәсе дә булмады, хәзер дә анда балалар бакчасы юк.

Искәндәр Сираҗи. Без Татарстанда яшибез. Кешеләр монда икенче төрлерәк карыйлар. Чит төбәкләрдәге татар авылларының яклану, үз-үзен саклау сыйфатлары арта. Ә без барыбер Татарстанда яшибез, мөмкинчелекләр күбрәк. Китереп биргәнне көтү дигән әйбер башлана.

Менә мин Шыгырданда мәхәллә системасын карап кайттым. Авылның шура системасы төзелгән. Эшмәкәрлекләрне карадым. Ягъни кешеләрнең эшләгәне күренеп тора.

Икътисади шартлар бөтен җирдә бер үк түгел. Татарстан инвестицияләр өчен, "Forbes” журналы мәгълүматларына караганда, беренче урынны алып торган регион. Ә Пензада Казан бюджетының яртысына да тулмаган бюджетлары бар. Кеше хөкүмәттән килгәненә ияләнә.

Рәфис Җәмдихан. Хәзер киресенчә инвестицияләрне хәерче регионнарга кертәләр. Чөнки анда эшләгән өчен акчаны азрак түләргә кирәк. Икенчедән, японнар гомер буе таш өстендә яшәп, бөтен дөньяны үз кулында тотты. Өченчедән, авыл җирендә – шәхси эшмәкәрлек.

Русия күләмендәме, татар милләте дәрәҗәсендәме, аны хәл итәргә кирәк. Чөнки авылда колхозлар бетте икән, халыкның җир эшкәртергә мөмкинлеге юк икән, ниндидер кече эшмәкәрлекне анда кертергә, һәм аны кертүнең мөмкинлекләре булуны танырга кирәк.

Искәндәр Сираҗи. Башкортстанда да, Чуашстанда да андый проблема юк. Татарстанда “Кызыл Шәрык”, “Вамин”, “Татфондбанк”, “Ак Барс” банк – инвесторлар җирне бүлеп бетерде. Хәзер фермер булырга теләүче кешегә җир бирәләрме?

Бүгенге көндә авыл белән авыл хуҗалыгын бутадылар. Авыл – безнең милләтнең нигезе. Ә авыл хуҗалыгы – ул продукция җитештерү урыны. Беркайчан да авылны көчләп, артыграк продукция эшләгез дияргә ярамый. Бу Марат Әхмәтовның иң зур хатасы булды.

Авыл үзен яшәтерлек эшләргә тиеш. Артык калганын сата. Без бүген крестьяннарга нәрсә бирә алабыз? Без ирек бирә алабыз. Пай җирен тәэмин итә алабыз. Татар кешесе тырыш, эшчән. Бер-берсеннән көнләшеп тә, яңа йортлар сала. Әмма ул рухи ягын оныта башлый.

Рәфис Җәмдихан. Егерме еллап реформалар бара. Авыл кешесе аңларга тиеш иде: дәүләттән әллә ни өмет итәсе юк.

Искәндәр Сираҗи. Реформа тартып алуга кырылган. 1992 елда Ельцин колхозларны тарату турында карар чыгарды. Колхозларны тараттылар да, халыкка бүлеп бирделәр. Ә бездә милек пайлыкларын 1996 елга кадәр бүлмичә тордылар. Коммунизмның кире кайтуын көттеләр.

Коммунизмның кире кайтмаганын белгәннән соң дүрт ел узгач, бүлделәр. Аннары 2001 елга хәтле сейфка салып куйдылар. Шушы биш ел эчендә главалар, колхоз председательләре, министрлар – барысы баеды. Халыкка буш җир бүлә башладылар. Ә Себер якларында кемнәрдер сыер, ат алганнар. Берәүләр эчеп ята, икенчеләре эшкәртеп ята. Ныграгы фермерга әйләнеп киткән.

Рәфис Җәмдихан. Татарстан соңгы елларда авыл хуҗалыгында үзгәрә башлады. Былтыргы корылык күрсәтте: эре хуҗалыклар үзләренең малларын көчкә ашатып чыктылар. Ә вак хуҗалыкларда андый проблем булмады. Эреләндерү яхшы дигән сүз түгел.

Римзил Вәли. Рәсим Хөснетдинов Аксубай районының Иске Ибрай белән Шыгырдан авылын чагыштырсын әле. Чагыштырырга мөмкинме?

Рәсим Хөснетдинов. Безнең авылда ике мең кеше яши. Безнең сөйләм теле бер-беребезгә бик якын. Авылда дүрт мәчет бар. Активистлар җитеп бетми. Яшьләр проблемасы бар.

Дин факторы бик мөһим. Дин кешесе урламый. Ул үз кул көче белән тырышачак.

Шыгырданга баргач, мине бер әйбер гаҗәпләндерде. Анда һәр йортта нәрсәдер эшләп яталар.
Искәндәр Сираҗи

Искәндәр Сираҗи. Рәсим, атмосфера тудырырга кирәк, диде. Иң тырыш татар Кукмара районында яши. Ул кырмыска шикелле: бөтен нәрсәне эшли. Әмма атмосфера хакимият тарафыннан тудырылмаган. Үзеңне җирдә кол итеп хис итәсең икән, эш булмый. Кеше үзен хуҗа итеп тоярга тиеш.

Рәфис Җәмдихан. Хуҗа булу хисен халыкка ничек кайтарырга?

Искәндәр Сираҗи. Беренче чиратта, син аңа җирен бир. Бир син аңа хуҗа булу хокукын. Бүген лидерлар юк. Алга байрак тотып басардай, Ленин булырдай кешеләр юк. Шуларны үстерергә кирәк. Аның өчен хуҗалык хисе булырга тиеш. Кол беркайчан да лидер була алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG