Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

«Булгария» астына тимер сөлгеләр кертәләр


Баткан көймәнең бер өлеше

Баткан көймәнең бер өлеше

Татарстанда «Булгария»не су өстенә күтәрү өчен әзерлек эшләре дәвам итә. Көймәне күтәрү эшләре үзәге вәкиле Тимур Хикмәтов, «Булгария» астына махсус тимер сөлгеләр кертелә, дип әйтә.

«Булгария» 10 июль көнне ярдан өч чакрымда Иделдә баткан иде. Көймәдә 2008 кеше булган. Соңгы мәгълүматларга караганда 114 кеше үлгән, 79 кеше коткарылган. Унбиш кешенең язмышы билгеле түгел. Әмма Татарстан эчке эшләр министрлыгы, аларның алтысының исән икәнлеген туганнары шалтыратып әйтте, дип тә белдергән иде.

XS
SM
MD
LG