Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Росатом башлыгының элекке урынбасары тоткарланган


Росатом башлыгының элекке урынбасары Евгений Евстратов бюджет акчаларын урлауда шикләнелеп тоткарланды.

Ширкәттә төш һәм нурланыш иминлеге быелның апреленә кадәр Евстратов карамагында иде.

Тикшерү белдерүенчә, Евстратовка буйсынганнар үзләре тикшеренәсе урынга фәнни язмаларны интернеттан алып утырган һәм 50 миллион сумга якын акча үзләштергән.

Шулай ук кулланылган атом төш ягулыгын юк итү өчен төзеләчәк ике корылма өчен каралган 60 миллион сум урланганы да ачыкланган.

XS
SM
MD
LG