Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Сүриядә оппозиция активистларын кулга алалар


Сүрия хокук яклаучылары, илдә хөкүмәткә каршы чаралар янә көчәйгәч, Шәм-Шәриф һәм аның тирәсендә оппозиция активистларын күпләп кулга ала башладылар, дип хәбәр итә. Чәршәмбе көнне кулга алынучылар арасында Милли-демократик фирка җитәкчелеге вәкиле Георг Сабра да бар. Халыкара хокук яклау оешмасы - Amnesty International кулга алынучылар җәзаланыр дип борчылу белдерә.

Сишәмбе көнне президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп Сүриядәге берничә шәһәрдә, илнең төньягындагы Латаки һәм көнчыгыштагы Албу Камалда да күп кеше катнашында протест чаралары үтте. Хомста иминлек көчләре белән бәрелешләр вакытында кимендә 16 кеше үлгән дигән хәбәрләр дә бар.

XS
SM
MD
LG