Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:42

Әфганстанда шартлауда дүрт кеше үлде


Әфганстанның төньягындагы Мазари-Шәриф шәһәрендә булган шартлауда дүрт кеше үлде, уннан артык кеше яраланды.

Полиция белдерүенчә, бомба интихарчы барган велосипедка беркетелгән булган. Һөҗүмнең максаты әлегә ачыкланмаган.

Мазари-Шәриф иминлек контроле тулысынча Халыкара көчләрдән әфган көчләренә күчәсе җиде төбәкнең берсе булып тора.

Бүген илнең төньягындагы Таһар вилятендә мина шартлап күзләү хезмәткәре һәлак булды.

Иртән Әфганстанның Кандаһар шәһәрендә махсус операция вакытында полициянең өч хезмәткәре һәм ике кораллы сугышчы үлгән иде.

XS
SM
MD
LG