Accessibility links

Кайнар хәбәр

Черкес иҗтимагый хәрәкәте рәисенә һөҗүм иткәннәр


Нальчикта Черкес иҗтимагый хәрәкәте «Хасэ» рәисе Ибраһим Ягановка һөҗүм иткәннәр. Ул җәмәгате белән өенә кайтып барган булган.

Һөҗүм итүче биш кешенең кулларында тимер торбалар, тимер кисәкләре булган. Ягановның башы яраланган, мие селкенгән, тәнендә дә күпләгән җәрәхәтләр бар.

«Хасэ» хәрәкәте рәисе урынбасары Замир Шухов әлеге хәлне Ягановның сәяси эшчәнлеге белән бәйли. Яганов кабарда, балкар, рус һәм казак җәмәгатьчелеген җыеп республикадагы проблемнар турында сөйләшергә җыенган булган.

Яганов республикада черкесларның хокукларын яклаучы һәм ришвәтчелекне актив тәнкыйтьләүче дә булып тора. Аңа 2009, 2010 елларда билгесез кешеләр һөҗүм иткән булган инде.
XS
SM
MD
LG