Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйсән Гыймаева: "Тормышыбыз клиптагы кебек түгел"


Ләйсән белән Булат
Ләйсән белән Булат

“Яшьлегем чишмәләре” җыры белән популярлык алган Ләйсән Гыймаева җәен яңа альбом туплаудан тыш, көзен Казанда узачак “Музыкаль десант” проектына һәм октябрьдә үтәчәк шәхси концертына әзерләнә.


“Кызган таба” тапшыруына кунакка Ләйсән Гыймаева тормыш иптәше Булат Бәйрәмов белән килде.

Рөстәм Исхакый. Ләйсән ханым, сезне халыкка таныткан “Яшьлегем чишмәләре” җыры каян алынган иде?
Ләйсән Гыймаева Казан студиясендә

Ләйсән Гыймаева. Ул җыр белән мин “Барс Медиа” ширкәтенә килеп кердем һәм үз тамашачыларымны туплый башладым. “Яшьлегем чишмәләре”н Булат Саба районыннан алып кайтты. Аны үзешчән җырчы башкарып йөргән. Безгә ул бик ошады, аранжировка эшләтеп, радиоларга бирдек һәм җыр бик тиз үз тыңлаучыларын тапты.

Рөстәм Исхакый. Ул вакытта сез гитара белән җырлый идегез, бу сәхнә образын тудыру өчен кирәк идеме?

Ләйсән Гыймаева. Махсус “Яшьлегем чишмәләре” өчен гитарада уйнарга өйрәндем. Бу эштә миңа Булат ярдәм итте.

Рөстәм Исхакый. Сезнең исем-фамилия паспорттагы язу белән туры киләме, артистлар бит тәхәллүс яки шартлы исем ала. Гади тормышта кем сез?

Ләйсән Гыймаева. Исемем шул ук. Әти-әниемнән килгән фамилиям Гыймаева. Кияүгә чыккач Җиһангәрәева булдым, чөнки иремнең чын фамилиясе Булат Җиһангәрәев. Алып баручы булып таныла башлагач, ул Бәйрәмов булып китте. Гадәти тормышта мин Мөслим районы кызы, иптәшем Әгерҗенең Иж-бубый авылыннан.

Рөстәм Исхакый. Ничек таныштыгыз?

Булат Бәйрәмов. Мин Казанга Педагогика университетының музыка факультетына керергә дип, Арча педагогик көллиятен укып бетереп килдем. Ләйсән Лениногорск училищесен тәмамлады. Икебез дә музыка факультетында укыдык, Ленин бакчасы тукталышындагы тулай торакта тордык.

3 ел бергә бер төркемдә белем тупладык, бер үк хорга йөрдек. Укып бетереп бер ел очрашып йөргәннән соң гаилә корып җибәрдек.

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов

Рөстәм Исхакый. Кайсыгыз эстрадага беренче булып аяк басты?

Булат Бәйрәмов. Мин. Ләкин Ләйсән дә җыр фестивальләрендә еш катнашты. Ул вакытта “Йолдызлык” бәйгесенең барлыкка килгән еллары иде, иптәшемнең шунда беренче урын алганы хәтердә.

“Ягымлы яз” фестивальләрендә җырлаганда Ләйсәнгә гади тамашачы булып, сокланып карый идем. Мөгаен аңа карата мәхәббәт очкыннары шул вакытта тугандыр, артыннан озак йөрергә туры килде.

Инде шоу бизнес өлкәсенә керүемә “Татар радиосы” тәэсир итте. Соңгы курста укыганда яңа татар телле радио ачылды һәм мин анда ди-джей булып эшли башладым.

Рөстәм Исхакый. Ләйсән ханым, сез җырчы гынамы әллә инде башка һөнәргә дә ияме?

Ләйсән Гыймаева. Төп эшем – ул җырлау, һәм ике кызның әнисе булып та эшлим. (елмая)

Рөстәм Исхакый. Татарча газет та чыгардыгыз түгелме, Булат әфәнде?

Булат Бәйрәмов. Әйе, хыялланып алган идек. “Ләйсән” исемле гәҗит иде ул. Бу эшнең нәрсә икәнен белдем, газет чыгару тукталды.
Ләйсән Гыймаева

Рөстәм Исхакый. Кайбер клипларыгызда сез йорт эчендәге тормышыгызны күрсәтәсез, бу чынбарлык белән туры киләме, Булат әфәнде еш ашарга пешерәме?

Ләйсән Гыймаева. Юк әлбәттә, клиптагы тормыш чынбарлык белән туры килми. Анда шаян образ күрсәтелә. Ул клиптан соң күп кеше, Булат идән юамы, ашарга пешерәме дип сорый башлады. Бу алай түгел, мин өй эшләрен эшлим, авыл кызы буларак, бер эштән дә курыкмыйм.

Рөстәм Исхакый. Якын арада нинди мәдәни чараларда сезне күреп булачак?

Ләйсән Гыймаева. 8 октябрьдә “Татар радиосы”ның 10 еллык юбилеена багышланган “Музыкаль десант” шоу-тамашасында катнашачакбыз. Ул “Татнефть-Арена” боз сараенда үтәчәк.

Шулай ук, Алла теләсә, 29 октябрьдә “Уникс” залында шәхси концертым булачак.
XS
SM
MD
LG