Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:21

Казанда югары уку йортларының чит телләр факультетына керүчеләр саны артканнан арта бара. 2013 елда уздырылачак Универсиадада һәркем чит тел белергә тиеш дигән таләп күздә тотылу сәбәпле, студентлар чит тел өйрәнергә ашкына.


25 июльдә гариза бирү вакыты тәмамланса да, абитуриентлар саны һич кенә дә кимеми, киресенчә арта гына.

Хәзерге вакытта яшьләр, югары белем алып, белгеч дәрәҗәсенә җитүне үзләренә максат итеп ала. Югары белемең булмаса, эш эзләү дә, киләчәктә үзеңнең урыныңны табу да шактый авыр, дип уйлый алар.

Хәер, хәзерге заман студенты нинди генә белгечлекне сайласа да, чит тел белү әһәмиятен аңлый. Чит телләр факультетлары абитуриентлар санын быел да арттырган. Әлеге вазгыятьнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан Казанның иң күренекле ике югары уку йортына юл тоттым.

Чит тел белергә теләүчеләр саны арта

Казан (Идел буе) федераль университеты чит телләр өйрәнүгә игътибар бирә. Студентларның төрле факультетларда укып, француз, алман, инглиз телләрен тиешле дәрәҗәдә үзләштерү мөмкинлеге бар. Алар бу телләрне уку барышында яисә университетта эшләп килүче курсларда өйрәнә ала.

Ләкин аннан кала, татар факультеты белән берлектә эшләп килгән Көнчыгыш телләрне өйрәнү институтында, югарыда әйтелгән өч телдән башка телләрне дә өйрәнеп була икән.

Шунлыктан, әле дистә еллык тарихы гына булган бу институт, абитуриентлар саны белән алга чыга. Югары уку йорты абитуриентларга биш кафедра тәкъдим итә.

Болар: Көнчыгыш телләр, төрки халыкларның телләрен һәм культурасын өйрәнү, Көнчыгыш мәдәнияте һәм тарихы, халыкара мөнәсәбәтләр һәм ислам динен өйрәнү кафедралары.

Быелгы күрсәткечләргә караганда, гариза биреп керү теләген белдергән абитуриентлар саны 645кә җитә икән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Ләкин гариза бирүчеләр саны белән институт тәкъдим иткән урыннар саны арасында аерма зур.

Көнчыгыш телләрне өйрәнү факультеты быел барлыгы 100 урын тәкъдим итә ала. Шуның бары тик 29ы гына – бюджет урыннары, калган 71е түләүле. Димәк, бер урынга 23 кеше дәгъва итә. Ләкин, абитуриентлар һич кенә дә төшенкелеккә бирелми, киресенчә, яңа омтылыш белән алга барырга тырыша.

Көнчыгыш телләрне өйрәнү институты директоры Җәмил Зәйнуллин әйтүенчә, институтта телләр үзләштерү белән генә чикләнмиләр, монда әдәп, әхлак, тарихны өйрәнеп, галим яки зур белгеч дәрәҗәсенә җитүне төп шартларның берсе итеп куялар.

“Хәзерге заманда һәр белгеч бер Шәрык һәм бер Европа теле белергә тиеш. Безнең студентларга чит илләрдә укып кайту мөмкинлеге дә бирелә.

Алар Кытайның күп кенә университетларында тәҗрибә туплап кайта, аларның тарихына һәм мәдәниятына төшенә, телләрен камилләштерә", ди ул.

Шунлыктан Кытайдан укырга килүчеләр саны да әз түгел икән. Гарәп, Төркия илләре белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Гомумән, институтка керүче студентлар уку вакытында да, укып белгеч дәрәҗәсендә диплом алгач та, эш эзләгән вакытта алган белем һәм тәҗрибә белән канәгать кала”, дип белдерә Җәмил Зәйнуллин.

Ике диплом алырга мөмкинлек бар

Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының чит телләр факультеты да абитуриентлар саны ягыннан КФУдан калышмый. Гариза бирүчеләр саны монда да 2010 елгы күрсәткечләргә караганда арткан.

Хәзерге көнгә 300дән артык абитуриент бар. Бу факультет Казанда, чит телләрне өйрәнүгә багышланган беренче факультет буларак, 1938 елда ачылган. Иң беренче өйрәнелә торган тел алман теле булган.

Аида Садыйкова
ТДҺПУның чит телләр факультеты деканы Аида Садыкова сөйләгәнчә, монда бик күп белгечлекләр һәм юнәлешләр бар. Факультетның төп максаты – булачак студентлардан югары белемле, үзләштергән һөнәрен белә һәм сөя торган укытучы тәрбияләп чыгару.

Уку йортында барлыгы 10 тел өйрәнелә. Болар арасында Көнбатыш һәм Көнчыгыш телләре бар: инглиз, алман, француз, итальян, испан, гарәп, төрек, япон, кытай, фарсы. Киләчәктә шулай ук һинд телен өйрәнү дә күздә тотыла икән.

Бу факультетның тагын бер аермалы ягы буларак, бер вакытта ике диплом алу проекты карала.

“Ике диплом алучы беренче чыгарылыш 2012 елда булачак. Чит илләр белән тыгыз элемтәдә торганлыктан, безнең студентлар ТДҺПУ дипломы белән беррәттән Франциянең Сорбонна университеты дипломын да алачак. Билгеле, Сорбоннада укучы студентлар да ТДҺПУ бетергән булып чыга”, ди Аида Садыкова.

Чит телне белү хезмәт хакын арттыра.

“Бу уку йорты – инглиз телен өйрәтүче иң көчле университет”, ди чит телләр факультетын тәмамлаган Индира Шәйхетдинова.

“Шуны сиздем: эшкә урнашкан вакытта, әйтик, офиска сәркатип булып барсаң, инглиз телен белүче белгечкә биш меңгә артыграк түлиләр икән”, ди ул. Индираның әйткән сүзләре укырга керергә теләүче абитуриентларның сайлаган юлларында ныклы ышаныч урнаштырырга ярдәм итәр, мөгаен.

Әйтергә кирәк, чит телләр факультетына баручы абитуриентларның югары уку йортларын сайлауда мөмкинлекләре шактый зур. Студентлар алдында бернинди чикләр юк: нинди телне өйрәнәсең килә икән, шуны сайлыйсың. Бары кулга аттестатны тотып, заманча уку йортына керү генә кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG