Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Һәлакәт китергән зыян һәм күпме кешенең үлеме әлегә төгәл ачыкланмаган.

Үзбәкстанда Фирганә өлкәсендә җир тетрәп кимендә унөч кеше үлгән һәм сиксәннән артык кеше яраланган. Үзбәкстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яраланган 35 кеше хастаханәләргә салынган дип хәбәр итә.

Җиде дәрәҗәгә якын тетрәү үзәге Ташкенттан 200 чакрым көньяк-көнчыгышка таба булган. Үзәктән Фирганәгә 42 чакрым ара калган. Фирганә өлкәсенең берничә районында өйләр җимерелгән һәм юлларга зыян килгән.

Җир тибрәнеше Кыргызстан башкаласы Бишкәк һәм Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә яшәүчеләр дә сизгән.

Кыргызстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Бишкәктә яшәүчеләр төнне урамда үткәрде дип белдерә.

Җир тетрәү җирле вакыт белән төнге икенче 35 минутта булган һәм 40 секунд дәвам иткән. Аның тәэсире Көньяк Казакъстанга хәтле сизелгән.

Күп шәһәрләрдә һәм авылларда торак йортларның биналары ярылган, җимерелүләр турында әлегә хәбәрләр юк.

Таҗикстанның Караком шәһәрендә яшәүче Сәйдә, нинди дә булса әйберләр алу турында башка да килмәде, хәтта мобил телефоннарны да алмый чыктык дип белдерә. Алар ире белән балаларын кулларына алып эчке киемнәрдән генә урамга чыгып чапкан.

«Бөтен нәрсә дер селкенде... Ишекләр, тәрәзәләр... Дивардагы әйберләр коелып төште. Безнең күршебез тәлинкәләр, кәстрүлләр коелып төшкәндә, ярый әле балабызның башына тимәде, дип әйтә. Бу бик көчле җир тетрәү булды. Тирбәлешләр сәер тавыштан башланды», ди Сәйдә.

Казакъстанның Чимкент шәһәрендә җир тетрәгәннән соң 20 минут дәвамында һәлакәтне кисәтү сигналы бирелмәгән. Чөнки, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының андагы бүлеге Алма-Атаның рәсми фәрманын көткән.

Чимкентта яшәүчеләрнең күпчелеге шулай ук төнне тышта үткәргән. Аларга андагы хакимият бернинди аңлатмалар да бирмәгән. Кешеләрнең җир тетрәү тагын кабатланыр микән дигән сораулары җавапсыз калган.

Кыргызстан хакимиятләре Баткен шәһәренең көньягы утсыз калган дип белдерә.

Кыргызстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җир тетрәү китергән зыянның күләмен ачыклау өчен тибрәлешләр булган җирләргә белгечләрен җибәргән. Бишкәк зыянның күпме икәнлеген, үлүчеләр булу-булмауны әлегә кадәр ачыкламаган.

Үзбәкстан дәүләт телевидениесе дә бу һәлакәт турында мәгълүмат бирүне сузган.

Фирганәдә яшәүче Маруф, минем башка шәһәрләрдә, авылларда яшәүче хәлне, туганнарымның, дусларымның язмышын беләсем килә, дип әйткән иде.

Фирганә үзәнлеге – җир тетрәүләр еш була торган урын.

1948 елда Ашхабадта, 1966 елда Ташкентта көчле җир тетрәүләр ул вакытта Советлар Берлегенә караган республика башкалаларын җир белән тигезләгән иде. Совет цензурасы күпме кешенең үлгәнлеген һәм чынлыкта күпме зыян килгәнлеген ачып салмады.

XS
SM
MD
LG