Accessibility links

Либиядә гыйсьянчылар белән Каддафи көчләре Брига өчен сугыша


Либиядә гыйсъянчылар ракеталары
Либиядә гыйсъянчылар ракеталары
Әлеге сугышта 18 гыйсьянчы үтерелгән, 150-ләп кеше яраланган дип белдерелә.

Нефть терминаллары булган әлеге порт- шәһәр берничә тапкыр инде кулдан-кулга күчте.

Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Либия тышкы эшләр министры Абдел Ати әл-Обәйди белән очраша.

Бүген Парижда Франция президенты Николя Саркози гыйсьянчылар оештырган Либия Милли күчеш шурасының ике хәрби лидеры белән очрашты.

Узган атнада утыздан артык ил, шул исәптән Кушма Штатлар, Милли күчеш шурасын Либия халкының кануный вәкиле буларак таныды.
XS
SM
MD
LG