Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азия илләре Төньяк Кореяны атом програмы сөйләшүләрен яңартырга чакыра


Төньяк Корея аткан ракеталар
Төньяк Корея аткан ракеталар
Азиянең Көньяк-Көнчыгыш илләре Ассоциациясенә (АСЕАН) кергән ун илнең һәм шулай ук Япония, Көньяк Корея, Кытайның тышкы эшләр министрлары тизрәк Төньяк Кореяның атом програмы турында сөйләшүләрне яңартырга чакырды.

Бу хакта Индонезиянең Бали утравында узучы форумда документ имзаланды. Чарада 26 иил вәкиле һәм Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да катнаша.

Алты яклы сөйләшүләр 2003 елда башланган иде, әмма Пхеньян 2008 елда аннан чыгуын белдерде.
XS
SM
MD
LG