Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда сайлау күзәтүчеләрсез генә үтәчәк


Мисырда парламентка сайлау халыкара күзәтүчеләрдән башка гына узачак. Бу хакта хәзер илдә хакимлек итүче Югары хәрби шура хуплаган яңа сайлау канунында әйтелә.

Генерал-майор Мамдух Шахин, әлеге канунны журналистларга тәкъдим итеп, “Мисыр бәйсезлеген саклау” өчен чит ил күзәтелүчеләре илгә кертелмәячәк, дип әйтте.

Хәрбиләр ел ахырына кадәр илдә ирекле һәм гадел сайлау үткәрү турында берничә тапкыр белдергән иде.

Хөсни Мөбәрәк президентлыктан алынгач бу илдә беренче сайлау.
XS
SM
MD
LG