Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

Гореф-гадәтләрне үтәп, заманча әмма милли туй үткәрергә теләүчеләр саны арта. Бәйрәм оештыручы агентлык җитәкчесе, тамадалар милли туй үткәрү нечкәлекләре хакында сөйләде.


Соңгы елларда туй үткәрү зур вакыйгага әйләнде. Һәр кеше диярлек үзенең туен онытылмас, гомерлеккә истәлеккә калырлык итеп эшләргә тырыша. Туй мәшәкатьләренә кәләшкә күлмәк, чәчәкләр, балдаклар, банкет-зал, аны бизәү, төп машина, тамада, җырчылар, ди-джей, фотограф, оператор һәм башкасы керә.

Туеңны зур итеп үткәрәсең килсә, аңлашыла ки, аның чыгымы да күп була. Һәр кеше үзенең туен кабатланмас һәм эксклюзив итеп үткәрергә тели. Ә менә татар туе нинди булырга тиеш соң? Глобализация заманында милли җанлы татар баласы үзенең туен саф татарча үткәрергә теләсә, аңа ниләр эшләргә кирәк?

Әлбәттә, татар туе ул беренче чиратта борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне истә тотып үткәрелергә тиеш. Никах укыту, килен төшү, су юлына бару, кияү каймагы ашату кебек гореф-гадәтләрне заманча татар туе үткәргәндә кулланырга була.

Чын милли туй теләүчеләр бик күп

Хәзерге заманда төрле туй үткәрү агентлыклары күбәйде. Аларның һәрберсе төрле хезмәт күрсәтә. Кайберәүләре туегызга танылган артистларны чакырабыз, ди. Икенчеләре фейрверк аттырып, күктә кияү белән кәләшнең исемнәрен күрсәтәбез, ди.

Амурдагы Комсомольскида узган татар туе
Ә чын милли татар туен ничек итеп үткәрергә микән? Заманча татар туе нинди булырга тиеш, дигән сорау белән без “Хәят” исемле милли бәйрәмнәр үткәрү агентлыгын оештыручы Алсу Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттек.

“Тиеш дигән сүз монда урынсыздыр. Туй – ул һәркемнең истә кала торган бәйрәме. Шуңа күрә туйларны оештыручылар да, өйләнешүчеләр дә ничек тә булса оригиналь итәргә тырыша. Туйда бер әйбер болай, монысы тегеләй булырга тиеш дип әйтеп булмый. Һәр туйның үзенә күрә үзенчәлеге булырга тиеш.

“Чын татар туе телим”, дип әйтүчеләр бик күп. Һәм бу шатландыра да. Күптән түгел бер кыз “Барлык йолаларны үтәп, милли туй ясарга телим”, дип мөрәҗәгать итте. Без андый туйларга бик кызыксынып әзерләнәбез.

Бу туйга әзерләнгәндә мин хәтта китапханәләргә барып, борынгы туй гореф-гадәтләре турында мәгълүмат тупладым. Һәм туй барлык йолаларны истә тотып үткәрелде.

Килен Казанныкы иде, кияү башка илдән иде. Шуңа күрә килен төшү йоласын гына үткәрә алмадылар. Ләкин без аларга килен төшерү, каршы алу йолаларын күрсәттек. Кияүнең әнисе хәтта югалып калды. Чит төбәктә яшәгәч, ул йолаларны белеп бетерми иде.

Алсу Исмәгыйлева
Дөресен генә әйткәндә, хәзер мөселман һәм татар туйлары аерыла. Мөселманнар, дини кешеләр җыелган җирдә бик җырларга да, күңел ачарга да ярамый.

Тост әйтү безнең халыкка бик хас түгел. Шулай да котлаулар булды, табынга икмәк, казлар кую кебек гадәтләр үтәлде.

Туй үткәргән артистлар турында әйтеп үтәсем килә. Безнең артистларыбыз берничә җырлар өйрәнеп ала да, бер программа әзерли дә, туйдан туйга шуларны җырлап йөри. Аларда һәр туйга аерым әзерләнү юк. Туй, банкетка берничә күңеллерәк җыр булса, ярый инде дип уйлап киләләр.

Бер мисал итеп, “Сорнай” төркемен китерәсе килә. Бу этнотөркем. Алар туйга әзерләнгәндә гореф-гадәтләрне барлап, аерым бер программа эшләргә тырыша. Алар милли киемнәрдә чыгыш ясый. Төрле гадәтләрне, йолаларны кертеп җибәрә. “Сорнай” һәрвакыт эзләнүдә. Алар үткәргән туйны заманча татар туе дип атарга була.

Барлык артистларга да әйтәсе килә: хәзерге заманда үткәрелгән кебек туйлар үтсә, татар гореф-гадәтләре юкка чыгачак. Ачык киемнәр кию, рус эстрадасын кабатлау туйга матурлык өстәми. Күнегелгән булса да, шуны үзгәртеп җибәрсәң, бик тә күркәм бәйрәмнәр булыр иде”.

“Милли туй гаиләдән килә”

Татар авылларында туйлар үткәреп йөрүче Фәйрүзә Вәлиева, гореф-гадәтләре сакланып үткәрелә торган туй үткәрү гаиләдән тора, дип саный.

“Туйлар төрле авылда, төрле районда төрлечә бара. Бернинди стандарт юк. Һәр гаиләдән дә тора. Гаилә үзенең буыныннан килгән гадәтләрне саклап килсә, алар бүген дә бар. Чөнки алар шоу ясап кына калмый, киләсе буыннар өчен дә тырыша. Борынгыдан килгән гадәтләрне саклый.

Милли туйлар үткәргәнем бар. Моны, беренчедән, әби-бабаларның теләкләрен истә тотып үткәрергә кирәк. Татар халкының тыйнаклыгы сакланып калырга тиеш.

Саф татар туйлары аракысыз үткәрелә. Мин моңа сөенәм. Хәзер туйларда кулланыла торган гореф-гадәтләр – барыбыз да белә торган бал, май, пар каз, киленне мендәргә бастыру. Алар стандарт кебек бара. Килен төшерү, су юлына бару – сирәк күренеш: күбесенең вакытлары җитми.

Яучыга бару да бетеп килгән кебек. Татар туйларында киленнең кияү әти-әнисенә бүләк бирү йоласы бар. Бу мисал белән бик еш очрашам. Милли ризыклар – чәк-чәк, каз, шулпа ашы, итле бәрәңге табында була. Хәзерге туйларда беркайчан да югалмый торган “Күбәләк”, “Алмагачлар”җырлары бик популяр”.

"Туйлар аша миллилекне аңлатырга тырышам"

Гамил Нур Казан, Мәскәү, Уфада бик күп туйлар алып бара. Ул үзен “супер тамада” дип атый. Татар туйлары тарихы, төрле төбәкләрдәге гореф-гадәт, үзенчәлекләрне ул бик якшы белә.

“Саф татар туйларын ясау, бу, мөгаен, ниндидер фәлсәфи сорау. Саф сүзенең чиген билгеләп булмый. Кемдер өчен чишмәдәге су саф булып күренә, кемгәдер өлгергән җимеш. Икенчедән, татар сүзе дә шундый ук абстракт төшенчә. Татарда төрле диалектлар, кабиләләр, гореф-гадәтләр бар. Һәм шуннан чыгып үзенә күрә бер “микс” ясала. Кешеләрнең зәвыкларыннан чыгып, саф татар туй төшенчәсе үзенчә билгеләнә.

тамада Гамил Нур
Мин практик буларак әйтәм: шәһәрләрдә саф татар туена заказлар бик үк күп түгел. Менә мин бу атнада бер кызыклы туй үткәрәчәкмен. Кавышучы яшьләр татар телен бик үк яхшы белми. Кыз Мәскәүнеке, егет тә Мәскәүдә тора, гәрчә Казанда туып үскән булса да.

Алар "Гамил абый, сезнең белән аралашу безгә бик ошады, һәм без уйладык-уйладык та, туганнарга үзенчәлекле “бүләк” ясарга булдык: туйда без милли киемнән булабыз. Туйны милли итеп үткәрергә телибез", ди. Мондый туйлар бик сирәк уза. Аны үткәрер өчен кияү белән кәләшнең милли җанлы булулары кирәк”.

Гамил Нур, татар туйлары дигән төшенчә совет чорында пәйда булган, дип саный.

“Революциягә кадәр туйлар юк иде. Ул вакытта никах укыту белән чикләнәләр иде. Зур туй эшләргә акчалары булмаган, дип уйлыйм. 50-60 елларда яшьләр шәһәрләрдә торып, акча эшли башлагач, табын корып, җыеннар эшли башладылар.

Шул ук вакытта туйлар да үткәрә башладылар. 70 елларда бу гореф-гадәтләр авылларга кайтты. Шуннан бирле татар туйлары яшәп килә.

Татар туе аракысыз булса, бу бик яхшы, һәрхәлдә мин шундый туйлар гына ясыйм, һәм шуның белән бәхетлемен. Милли йолалардан ерак булган ислам туйлары да бар. Ләкин еш кына практикада дини туйларда миллилек күбрәк очрый.

Озакламый тагын бер туй үткәрәм. Анысы да милли форматта. Килен кыңгыраулар, борынгы сөлгеләр тагылган атта “төшәчәк”, бал-май каптыру йоласы әзерләнә. Шулай ук Башкортстан, Урал ягы татарларына хас булган бавырсак йоласы булачак.

Казанга якын булган авылларда шундый йола бар: никахка барганда кияү ягы каз алып бара, ә туйга барганда килен ягы казлар алып бара.

Һәр авылда милли үзенчәлекле йола булган кебек, Балтач, Кукмара якларында казның берсен пешереп, икенчесен пешермичә алып баралар. Һәм пешермәгән казны кире алып кайтып та китәләр икән. Шул якларда туйга ике икмәк, ике пирог, ике бәлеш, ике чәк-чәк алып баралар.

Бавырсак йоласы яши торган Азнакай яки Чулман ягында бүләк китерү дигән йола яши. Туйда бар кеше алдында, кияү белән килен түгел, туганнар, дуслар бүләк китерәләр, табын алдында бер манзара кылалар. Мин үткәргән мөселман туйларында бу урында ризыклар өчен дип, дога да укыйлар.

Милли туйның тагын бер үзенчәлеге – халык бик каты татарча бии. Флера Хөрмәтова, Рөстәм Вәлиевнең композицияләренә туктый алмыйча бииләр.
Мәскәү, Казан яшьләре арасында кавказ ягы биюләре популярлашып китте. Лезгинканы бик яхшы бииләр".

Гамил Нур – үзенчәлекле тамада. Ул туйлар алып барганда, халык аңына әз генә булса да миллилек кертергә тырыша. Концерт форматында үткәрелә торган туйларны үз итми икән

"Әгәр дә шәһәр дөньясында, татар мәдәниятен чит итеп үскән туйларда без кечкенә генә татар җырын уйната алсак, татар биюен күрсәтә алсак – бу бик зур сөенеч.

Милли туй
Мин гадәти тамада түгел. Үземнең эшчәнлек аша ниндидер агарту эше алып барырга тырышам: урыс туйларында татар йолаларын кыстырып, сөйләп китәм.

Килен төшкәндә җырлана торган такмаклар һәр төбәктә үзенчәлекле. Алар бетеп бара диярлек. Хәзер инде артистлар гына чакырырга яраталар. Кешеләр баеган саен, бер-берсеннән аерылган саен, шундый җиңел генә концерт форматы кулланала.

Мин андый форматны кабул итеп бетермим. Мин авылча, гаилә рухлы туй ясарга тырышам. Үткәргән туйларда такмаклар, популяр халык җырларын, ретро-җырларны җырлатам. Кайбер яшьләр Гүзәл Уразова, Салават кебек җырчыларның популяр җырларын яратып башкара”.

Һәр пар үзе сайлый

Чын татар туеның асылын туйлар турындагы төрле китаплардан, галимнәрнең фәнни хезмәтләреннән табарга була. Моның өчен китапханәләрдә утырырга, фольклор үзәкләре белгечләренә мөрәҗәгать итергә дә мөмкин.

Этнографлар татар халкының туй йоласын бер-берсенә тыгыз бәйләнгән 3 өлешкә бүләләр:

- Туй алды (яучылар, килешү, билге алышу, ярәшү гореф-гадәтләре)
- Туй үзе (никахны рәсмиләштерү, кыз һәм егет ягында туй үткәрү белән бәйле гореф-гадәтләр)
- Туй арты (килен төшү, шәл салдыру, кода төшерү, кияү кайтармасы һ.б.)

Урынына-ягына, авылына карап, туйлар төрле җирдә төрлечә үткәрелә.
Ә инде татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләренең, йолаларның кайсыларын үз туйларында кулланырга икәнен, һәр пар үзе хәл итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG