Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инде татарлар да руслар һәм кавказлар бәрелеше арасында


Таһир Гәрәев
Таһир Гәрәев

6 июль көнне tatarlar.ru сәхифәсе "Мәскәүдә Таһир Гәрәевне кавказлар таяклар белән кыйнап үтерде" дип белдерде . “Теләктәшлек” хәйрия вакыфы җитәкчесе "җинаятьтә кавказлар катнашы булу махсус күпертелә", дип әйтә.

Таһир Гәрәев Мәскәүдә “Янгынга каршы фәнни-тикшеренү институты”нда эшләгән. Өч көнгә бер тапкыр тәүлек буена кизүгә (дежурство) эшкә чыга торган булган. Хәйрия белән шөгыльләнергә күбрәк вакыты калсын өчен махсус шулай эшләгән ул.

“Теләктәшлек” хәйрия вакыфы президенты Лилия Мөхәммәдьярова үзләренең Таһир белән узган ел танышканнарын әйтә. Хәйрия вакыфы Фәләстин балаларына ярдәм итү өчен чара үткәргән булган.

“Ул безгә үз теләге белән бушка ярдәм итте. Вакыфка, ятимнәргә, авыру балаларга булыша торган иде. Булышучылар арасында иң активы һәм иң гыйлемлесе һәм иң яхшыларның берсе булды. Ул ислам динендә иде һәм һәрвакыт кешеләр белән әхлак турында сөйләште, ислам тәрбиясенең уңай якларын һәм кешеләргә гел яхшы мөнәсәбәт күрсәтү кирәклеген аңлата иде”, Мөхәммәдьярова.

6 июль иртәсендә Таһир Гәрәев бер хезмәттәше белән кизү вакытында үзе эшләгән институт янындагы сыра сатучы чатырны тикшерергә чыккан. Янгын иминлеге кагыйдәләре үтәлмәгәнгә, алар әлеге урын хуҗаларына аны ябу кирәклеген белдергән.

Шуннан соң, шаһитлар әйтүенчә, аның янына Кавказдан чыккан ике кеше килеп, җиргә егып салып, таяклар белән башын кыйный башлаган. Әлеге хәлне күреп торган хатын-кыз Таһирга ярдәм итәргә теләгән. Таһир “мин аларны беләм” дип кенә әйтә алган.

Таһир аңына килмичә икенче көнне хастаханәдә үлә. Ул Башкортстанда яшәүче энесе һәм әнисе өчен дә, Мәскәүдә хатыны Гүзәл өчен дә бердәнбер төп терәк була.

"Берәр начарлык булса кавказларга сылтана"

Лилия Мөхәммәдьярова сүзләренчә, Таһир эшләгән институт аның җәсәден Башкортстанга кайтару һәм күмү чыгымнарын үз өстенә алган. Вакыфка килеп йөрүче иҗтимагый хокук яклау оешмасы вәкилләре әлеге җинаять эшен тикшерүне үз контрольләрендә тотачагын әйткән. Мөхәммәдьярова вакыфка чеченнар да, дагыстаннар да, ислам кабул иткән руслар да ярдәм итүен әйтә.

Таһир үлемендә кавказлар гаепле дип күпертелү сәясәтчеләр өчен кулай икәнлеген дә белдерә ул.

“Русиядәге җәмгыятьтә русларга ятларны- мөселман һәм кавказларны күрә алмау шулкадәр көчле. Әгәр Таһирны ак чәчле, зәңгәр күзле кешеләр үтерсә, кешеләр барыбер алар кавказлар дип әйтер иде. Чөнки мәгълүмат чараларында иртәдән кичкә кадәр русияләрнең бөтен бәлаләренә алар гаепле дип тәкърарлана.

Күрүчеләрнең "кавказлар үтергән" дип әйтүе - Русиядә берәр начарлык кылынса, аларга сылтау галәмәте. Безнең өчен ул үтерүчеләрнең дине дә, милләте дә юк. Алар ерткычлар. Чөнки алар үз гомерендә бер тапкыр да тавышын күтәрмәгән кешене үтерделәр. Без Таһирның беркайчан да ярсыган чагын күрмәдек. Ул бик йомшак күңелле кеше иде. Мин аны эшендә дә шундый ук булгандыр дип уйлыйм”, ди Мөхәммәдьярова.

Русиянең демографик тикшеренүләр институты мөдире Игорь Белобородов бүген илдә 18 миллионлап мигрант булуны әйтеп, читтән килеп эшләүчеләр 7%тан арткан вакытта, илдә бәрелешләр башлана, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG