Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Атлантис” җиргә төшеп утырды


Кушма Штатларның “Атлантис” галәм корабы дүрт астронавт белән Флоридадагы галәм аланына төшеп утырды.

30 еллык Space Shuttle програмы тарихында “Атлантис”ның әлеге очышы соңгысы булды. Кораб җиргә Айга кешенең аяк басуына 42 ел тулган көнне кайтты.

Кушма Штатларда төзелгән алты “шаттл”ның икесе галәмгә очкан вакытта һәлакәткә юлыкты, калган дүртесе музей әсбабы булачак.

Якындагы елларда Халыкара галәм станциясенә астронавтлар Русиядә ясалган “Союз” корабларында очачак.
XS
SM
MD
LG