Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:14

Клинтон Индонезиядә иминлеккә багышланган сөйләшүләрдә


Һиллари Клинтон

Һиллари Клинтон

Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон иминлеккә багышланган һәм ноябрь азагында президент Барак Обаманың сәфәре турында сөйләшүләр өчен Индонезиягә килде.

Клинтон Азиянең Көньяк-Көнчыгыш илләре Ассоциациясендә (АСЕАН) катнашучы тышкы эшләр министрлары белән дә икеяклы сөйләшүләр үткәрәчәк.

Җомга көнне ул Бали утравында бара торган саммитта катнаша.

Шимбә көнне Клинтон 27 илнең тышкы эшләр министрларын берләштергән АСЕАНның төбәк форумында чыгыш ясаячак.

Анда Көньяк-Кытай диңгезенең бәхәсле өлеше, Төньяк Кореянең атом програмы, Таиланд һәм Камбоджа арасындагы чик буе низагы һәм Мьянмада кеше хокуклары мәсьәләләре дә каралачак.

XS
SM
MD
LG