Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврозонадагы финанс кыенлыгындагы илләргә кредитлар ташламалы булачак



Сүз Греция, Португалия һәм Ирландия турында бара. Бүген Брюссельдә үтүче самитның проект өлгесендә, кредитларны түләүне җиде ярым елдан унбиш елга кадәр арттырырга, өстәмә түләүләрне өч процентка кадәр киметергә диелә.

Бу хакта әлеге проект өлгесе белән таныш булган дипломатларның сүзләренә таянып Франс-пресс хәбәр итә.

2010 елның маенда Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды Грециягә 110 миллиард евро кредит бирергә тәкъдим иткән иде. Әмма бу карар файдалы булмаячак дип табылды. Хәзер еврозона илләре башлыклары бурычлар кризисындагы бу илгә финанс ярдәменең икенче төрле юлын тикшерә.
XS
SM
MD
LG