Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария"не күтәрү урынынында чамадан тыш серлелек саклана


«Булгария» көймәсен өскә күтәрү эшләре әлегә дәвам итә. Журналистлар аның чамадан тыш серлелек астында баруына зарлана.


“Булгария” көймәсен шушы көннәрдә күтәрү планлаштырылса да, әлегә ул эшләр тоткарланып килә. Журналистлар өчен дә көймәне күтәрү урыныннан мәгълүмат бик аз бирелә, эш процессы чамадан тыш серлелек белән чолганган.

Көймәне чыгару эшләре алып барылган урынга үтүче су юлларын полиция саклый, яр буена да кешеләрне документларын тикшереп кенә үткәрәләр.

Журналистларга мәгълүматның аз бирелүе турында “Азатлык” радиосының рус редакциясенә Польша журналисты Анджей Зауха сөйләде. Аның әйтүенчә, журналистлар башта эш барышын 100 метр ераклыктан, баржадан күзәткән. Аннары күтәрү краннары белән алар утырган көймә арасында зур гына корабны бастырып куйганнар. Соңрак гомумән аларны ярга чыгарганнар. Эш процессын төшерүне рәсми каналларга гына рөхсәт иттеләр, дип сөйли Анджей Зауха.

“Булгария”дә һәлак булганнарның туганнары да көймәне күтәрү урынына бару теләге белдергән булган, әмма әлегә бу эш барып чыкмаган.

Билгеле активист Дмитрий Бердников сүзләренчә, ул фаҗига урынына баруны оештыру эшләрендә ярдәм күрсәтүне сорап, Русия һәм Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчеләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына мөрәҗәгать иткән, әмма аңа җавап килмәгән. Көймәне өскә чыгару эшендә аңлашылмаучылыклар күп, ди Бердников.

Бүгенге көндә исә “Булгария ” фаҗигасеннән соң ярдәмгә мохтаҗ булган 194 гаиләнең 100сенә компенсацияләр түләнгән, “Булгария” һәлакәте аркасында ятим калган 8 бала карамалыкка алынган.

Әлегә көймәне өскә чыгару эшләре турында мәгълүмат Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алына.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге башлыгы Тимур Хикмәтов хәбәр итүенчә, көймәне күтәрү вакыты да әлегә билгесез, эш барышына һава торышы комачаулый, ди ул. Көймәне чыгару урыны тирәсе, дулкыннарны киметүче махсус корылмалар белән уратылу сәбәпле, эш процессы дәвам ителә, ди Хикмәтов.

Журналистларга исә рәсми чыганаклардан бирелгән хәбәрләргә генә ышанасы кала. Аларга үз күзләре белән күзәтү мөмкинлеге юк.
XS
SM
MD
LG