Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр көннәре яңа йортта үтәчәк


XXI Татар яшьләре көннәре танылган "Идел" җәйләве урынына, елга ярында төзелгән яңа бинада үтәчәк.


Быел төрле төбәктән килгән татар яшьләрен берләштерү максаты куйган Татар яшьләре көннәре 21нче тапкыр уздырыла. 25-31 июльдә Казанда татар теле, мәдәнияте һәм милләт тормышы белән кызыксынган яшьләр җыелачак.

21нче июль көнне бу вакыйгага багышланган Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге катнашлыгында матбугат очрашуы узды.

Конференция булачак вакыйга турында, татар яшьләре көннәренең программасы, кайда уздырылуы, башка еллардан аермалары мәсьәләсенә ачыклык кертте.

Татар яшьләре көннәрен оештыручылар булып, Татарстан республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге тора икән.

Ләйсән Төхвәтуллина әйтүенчә, быелгы чарада Русия федерациясенең якынча 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Латвия, Кытай, Төркия, Чехия) 180 делегат катнашу хокукы алган.

“Без төрле төбәктәге яшьләр арасыннан иң сәләтлеләрне, иң тапкырларны, иң җитезләрне сайларга тырыштык. Катнашуга дәгъва итүчеләргә башта анкета тутырырга бирдек, шуңа нигезләнеп сайладык", ди ул.

Яшьләр үзләре дә акыл өйрәтә алачак

Татар яшьләре көннәренең программасы инде күптән төзелгән икән. Ул программада татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, журналистикадан дәресләр укыту каралган.

Катнашучылар дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре (аеруча, яшьләр Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Альберт Гыйльметдинов белән очрашырга тели икән), массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраша алачак.

“Яшьләр безнең программа буенча гына түгел, ә үзләренең проектлары, программалары белән чыгыш ясаячак, түгәрәк өстәлләр оештыру да күздә тотыла.

Төрле төбәкләрдән җыелган татар яшьләре безне дә үз тормышлары белән таныштырып, күңелләрдә мәңге онытылмас хатирәләр калдырыр", ди “Идел” яшьләр үзәге башлыгы Ләйсән Төхвәтуллина.

Идел яшьләр җәйләве урынына яңа өй!

20 ел дәверендә Идел елгасы буенда булган “Идел” җәйләвен быел яңа зур һәм киң йорт алмаштыра икән. Хәзерге вакытта яшьләр җәйләве реконструкциядә.

Чыннан да мондый яңа ачыш безгә кунакка килүче чит ил яшьләрендә уңай тәэсир һәм күңелләрдә уелып калырлык якты истәлек булып калыр, мөгаен.

Киләчәк елларда Татар яшьләре көннәре узган вакытта тагын бик күп проектлар каралырга мөмкин.

Ләйсән Төхвәтуллина әйтүенчә, “Татар гаиләсе” проекты бик урынлы булачак. Шушы берничә көн эчендә дә, ике төрле төбәктән җыелган татар кешесенең бер-берсен табып, яратып һәм гаилә корып яшәп китүе – чын могҗиза. Мондый хәл күзәтелү сәбәпле, проектның чынга ашуы бик ихтимал.

"Татар теле күңелем теле"

Чит илдән килгән татар яшьләре өчен милли чаралар үткәрү буенча методик мәгълүмат җыентыгын чыгару быел да күздә тотылган.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе хезмәткәре Алсу Хәбибуллина “Татар теле – күңелем теле” дигән җыентыкның чыгуы турында хәбәр итте. Бу китап 25 регионнан артык килгән программаларга нигезләнеп төзелгән икән.

Татар яшьләре көннәренең ачылу тантанасы 26 июль көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә булачак. Бу чараны оештыручылар кызыксынучан, чын татар рухы белән сугарылган яшьләрне колач җәеп каршы алачак.
XS
SM
MD
LG