Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34
Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин бүген, җиде кеше табылмаганнар исемлегеннән алынды, алар йә исән калган, йә әлеге исемлеккә ялгыш эләккән, дип белдерде.

114 кешенең үлеме расланган. 79 кеше исән калды.

Бүген көймәне кулланып торучы ширкәт башлыгы Светлана Инякина һәм Кама елга регисторы белгече Яков Ивашовка, иминлек таләпләре сакланмау нәтиҗәсендә саксызлык белән ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәт күрсәткән өчен гаепләү белдерелде.

10 июльдә Иделдә баткан “Булгария”не күтәрү эшләре дәвам итә. Берничә көнгә сузылган әзерлек эшләреннән соң кичә белгечләр көймәне су төбеннән берничә метрга күтәрә алды.

XS
SM
MD
LG