Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк һәм Төньяк Корея вәкилләре Индонезиядә очрашты


Төньяк һәм Көньяк Корея вәкилләре Индонезиянең Бали утравында үтүче иминлеккә багышланган Азия форумында очрашты. Пхеньян һәм Сеул вәкилләренең бу соңгы ике ярым ел эчендә беренче очрашуы булды.

Кичә форум вәкилләре Төньяк Кореяны атом төш програмын туктату хакында алты яклы сөйләшүләргә кайтырга чакырган иде. Күзәтүчеләр әйтүенчә, соңгы айларда Пхеньян Көнбатыш илләргә әлеге сөйләшүләрне кабат башларга әзер булуына ым какты. Бу юлга аны илдәге икътисадый кыенлык һәм чит илләрдән ярдәм кирәклеге этәргән булырга мөмкин, дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG