Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:50

Клинтон Кытай тышкы эшләр министры белән очрашты


Һиллари Клинтон һәм Яң Цзечи

Һиллари Клинтон һәм Яң Цзечи

Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең бер өлеше Көньяк Кытай диңгезенең бәхәсле өлешләрен хәл итү мәсьәләсендә беренчел килешүгә иреште. Бу хакта бүген Индонезиянең Бали утравында иминлеккә багышланган Азия форумы вакытында әйтелде.

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон әлеге форум кысаларында Кытай тышкы эшләр министры Яң Цзечи белән очрашып әлеге килешүне хуплады. Килешүнең нечкәлекләре белдерелми.

Клинтон форумда чыгыш ясап, Азиянең Көньяк-Көнчыгыш илләре Ассоциациясенә (АСЕАН) керүче Мьянма хакимиятен тәнкыйтьләде. АКШ Дәүләт секретаре сәяси тоткыннарны азат итәргә, оппозиция белән сөйләшүләр башларга һәм шулай ук Төньяк Кореяга булган чикләүләрне бозмаска чакырды.

XS
SM
MD
LG