Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:14

Уфада киң билгеле эшкуар хатын Мөгыймә Әхмәтова югалды. Ул идарә иткән БМВ машинасы Караидел елгасында табылган.


49 яшьлек Мөгыймә Әхмәтова Уфадагы “Амазонка” ресторанына һәм берничә җәйге кафега җитәкчелек итә. Бизнес даирәләрендә киң билгеле ханым 19 июль көнне кичкә таба эш урыныннан җиңел машинасында бер эшлекле очрашуга юллана. Әмма, күпме көтсәләр дә, очрашасы кешеләре янына барып җитми. Мөгыймә ханымның телефоны да җавап бирми. Шуннан соң аны эзләү өчен туганнары полициягә мөрәҗәгать итә.

Эшкуар ханымны эзләү дәвам итә. Аның машинасы исә Уфаның Максимовка авылы янында, Караидел елгасында табылган. Әлегә эшкуар ханымның үтерелүе ихтималлыгы да, аны тотык итеп алып китү мөмкинлеге дә булырга мөмкин дип әйтелә.

Мөгыймә Әхмәтованың ресторанында эшләүчеләр аның эшендә проблемалары булмавын, бизнесының тотрыклы үсеше хакында әйтә. “Ниндидер бәла-каза булыр кебек түгел иде, югаласы көнне кәефе

XS
SM
MD
LG