Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары киңәш корды


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Уфадагы “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешма җитәкчеләре быел көз үтәсе корылтайга әзерлек мәсьәләләрен тикшерделәр һәм финанслауны сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать иттеләр.


Быел Башкортстан татарларының ике зур җыены үтәчәк. Сентябрь азагында Башкортстан Татар конгрессы үзенең IV корылтаена җыела. Ә ноябрь аенда Башкортстан татарларының гомум корылтаен үткәрү хакында әйтелде.

Әле Уфада узган киңәшмәдә шушы ике зур җыенга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, конгресс комиссияләре җитәкчеләре үз даирәләренә караган эшләре буенча хисаплар әзерли. Шул ук вакытта корылтайда кемнәр чыгыш ясарга тиешелеге дә билгеләнә. Корылтайга әзерлек эшләре районнарда да башланды.

“Әмма, җәйге яллар чоры сәбәпле, бу эшләр әлегә бик җай гына бара, - диде Мәҗит Хуҗин. – Төбәкләрдә корылтайга делегатлар сайлау өчен татар конгрессы филиаллары конференцияләр үткәрәчәк. Бу җыеннар август ае азагына – сентябрь башына төгәлләнергә тиеш”.

Киңәшмәдә ноябрь аенда үтәчәк Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек барышы хакында да сөйләшү булды. Конгресс җыенына да, гомум республика татарлары корылтаена да әзерлек бергә алып барылырга тиеш, дип ассызыкланды. Ноябрь аенда үтәчәк корылтайга әзерлек өчен “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче 17 оешма җитәкчеләре җаваплы. Алар үз оешмалары исеменнән корылтайда тикшерелергә тиешле темалар һәм проблемалар хакында үз тәкъдимнәрен әзерли башлаган.

Ике корылтайны да үткәрү шактый чыгымнар сорый. Шуңа күрә дә Уфа татарлары оешмалары ярдәм сорап Башкортстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать юллаган. Алар бу тәңгәлдә уңай җавапка өметләнүләрен әйтә.
XS
SM
MD
LG