Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында шәҗәрә бәйрәме үтте. Авылдашлар һәм кунаклар биредә Хәкимовлар һәм Сәйфуллинар нәсел агачы белән танышты.


Әлеге бәйрәмне Уфада яшәүче милләттәш Наил Хәкимов оештырды. 300 еллык бай тарихы булган авылга хәтта Үзбәкстаннан да кунаклар килде. Уфадан, Алабуга шәһәреннән һәм төрле районнардан да Хәкимовлар һәм Сәйфуллинар нәсел-нәсәбе туганнары кайтты бу матур бәйрәмгә.

Шәҗәрә бәйрәме иртәнге якта ук Әмир авылында һәм аның янәшәсендәге Уран һәм Каран авылларында башланып китте. Авылдашлар һәм кунаклар иң элек зиратларга барып мәрхүм туганнарының каберләре тирә-юнен тазартты, тәртипкә китерде һәм бергәләп догалар кылды.

Чираттагы шәҗәрә белән танышу



Шәҗәрә бәйрәменең төп чарасы Әмир авылы мәдәният йортында үтте. Анда кул эшләреннән матур күргәзмә дә әзерләнгән. Бирегә килүчеләр игътибарына шулай ук Хәкимовлар һәм Сәйфуллиннар гаиләләренең нәсел агачы төшерелгән сурәтләр тәкъдим ителде. Алар ундүрт буынга кадәр ата-бабаларның исемнәрен үз эченә ала. Хәкимовлар белән Сәйфуллиннар бер нәсел-нәсәп кешеләре. Хәкимовлар ир-ат ягыннан булса, Сәйфуллиннар хатын-кыз ягыннан.

Хәкимовлар тамыры Чынхан ыруына барып тоташа. Әлеге бәйрәмне төп оештыручы булган Наил Хәкимов Чынхан ыруы гимны сүзләрен дә язган. Ә музыкант Әбүбәкер Миңнеханов аңа матур көй язган. Бәйрәмне дә бергәләп шушы гимнны җырлау белән башлап җибәрделәр.

Наил Хәкимов сөйли




Наил Хәкимов өлкән яшьтә булуына карамастан, Уфада татар милли хәрәкәтендә бик әүзем катнашучы кеше. Төрле чараларның уртасында кайный һәм эшлекле тәкъдимнәре белән дә ярдәм итеп тора ул. Ә инде үз нәсел-ыруының шәҗәрәсен эшләүгә 20 ел гомерен багышлаган Наил ага. Үзенең чыгышында бу эшнең ничек баруы хакында тәфсилле сөйләде ул. Бераз элегрәк ата-бабалары тармагы булган Хәкимовлар нәсел-тармагын эшләп беткән булса, быел әнисе ягыннан туганнары булган Сәйфуллиннар шәҗәрәсен төзеп беткән.

Шушы мәшәкатьле һәм күп вакытны алган эше нәтиҗәсен барлык туганнарына да күрсәтү-таныштыру өчен чит якларда яшәүче туганнарын да чакырган ул бу бәйрәмгә. Наил ага үзе гомере буе әдәби мохиттан читтәге өлкәдә хезмәт итсә дә, әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Аның берничә шигырь китабы нәшер ителгән. Соңгы китабы “Гүзәллекне килә саклыйсы” дип атала.

Шәҗәрә бәйрәмендә чыгыш ясаган Саҗидә ханым, Үзбәкстанның Бохара шәһәреннән килгән Хәбибулла әфәнде, Алабуга шәһәреннән кайткан Гали әфәнде һәм башкалар үз нәсел-ыруларының атаклы шәхесләре хакында горурланып сөйләде һәм яшь буын алар үрнәгенә иярергә тиеш дип ассызыклады. Бәйрәмдәге чыгышлар Бүздәк районы талант ияләренең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән аралашып барды. Хәкимовлар һәм Сәйфуллиннар гаиләләре үзләре дә җыр-моңга маһирлыкларын күрсәтте бу көнне сәхнәдән.

Кунаклар күргәзмә белән таныша

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG