Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горан Хаджич Һаагка тапшырыла


Горан Хаджич
Горан Хаджич
Сербиядә кулга алынган серб хорватларының элекке башлыгы Горан Хаджич Һаагтагы элекке Югославия буенча Халыкара трибуналга тапшырылды. Ул 1990-нчы еллар башында хәрби җинаятьләрдә гаепләнә.

Горан Хаджич өч көн элек кулга алынган иде. Ул гадел хөкемнән җиде ел качып йөрде. Хаджич хәрби җинаятьләрдә гаепләнүчеләрнең соңгысы иде.
XS
SM
MD
LG