Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

Ослода ике көчле шартлау булды


Норвегия башкаласы Ослода хөкүмәт бинасы һәм нефть министрлыгы бинасы янында көчле шартлау булды. Берничә кеше яраланган.

Көчле шартлау нәтиҗәсендә Норвегия хөкүмәте урнашкан 17 катлы бинаның һәм премьер-министр бүлмәсенең тәрәзәләре ватылган. Йенс Столтенбергның үзенә зыян килмәгән.

Шулай ук күршедәге биналардан да кешеләрне башка урынга күчергәннәр.

Шартлау сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG