Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәрхүшлек белән көрәш сырага килеп төртелде


Русия президенты Дмитрий Медведев Русиядә сыраны хәмер эчемлекләргә тиңләүче канунны имзалады. Киләсе елның гыйнварыннан сыраны җәмәгать урыннарында куллануны тыячаклар.

Бик тиздән Русиядә сыра эчемлеге рекламасы тарихта гына калырга мөмкин. Дмитрий Медведев имзалаган яңа канун нигезендә исерткеч эчемлекләр рекламасы тыела. Шулар арасында сыра да Русиядә беренче тапкыр алкоголь эчемлеккә тиңләнде. Хәзер сәгать 23тән иртәнге 8гә кадәр аны сатуга чик куела. Моннан тыш сыраны элекке кебек чат саен төзелгән кечкенә киосклардан алып булмаячак, ул бары зур кибетләрдә генә сатылачак.

Бу үзгәрешләр Медведевның 2009 елгы сәрхүшлеккә каршы планының бер өлеше булып тора. 2010 елның гыйнварында Русия сырага салымны арттырды.

Узган елны русияләр елына кеше башына уртача 12 литр ярым исерткеч эчемлек кулланган. Шуларның биш литры – аракы, дүрт литры – сыра, калганнары башка төрле эчемлекләр.

Британиянең “The Lancet» медицина журналының 2009 елны уздырган тикшеренүләре күрсәткечләренә караганда, Русиядә ел саен исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә, 600 мең кеше үлә һәм шуларның яртысыннан күбрәге 15-54 яшьлек ир кешеләр.

Канун кәгазьдә генә калмасмы?

Советлар берлеге таркалгач, сыраны кулланучылар арта килде. Хәзер дә күпләр бу яңа канун ниндидер үзгәрешләр китерәчәгенә бик шикләнеп карый. Мәскәүдә урнашкан федераль һәм төбәкләрдәге хәмер базарын өйрәнүче үзәк җитәкчесе Вадим Дробиз узган елның азагында төнлә исерткеч эчемлекләр сату тыелуына карамастан, аны куллануның бик үк кимемәвен әйтә. Белгеч фикеренчә, күбрәк даруханәләрдә спиртлы әйберләрне сатуны тыю отышлырак булачак, чөнки алар тәүлек буе эшли һәм 90% фармацевтика алкоголе тиз куллану өчен яраклы.

24 яшьлек актриса Дарья Горшкалова бу канун Русиядәге мәсьәләне хәл итмәячәк дигән фикердә.

“Кешеләр ничек эчте, шулай эчәчәк. Бу Русия проблемасы гына түгел. Әгәр тыелса кешеләр иртән сатып алачаклар да аннары кичкә эчәчәк. Европада да тәмәке бик кыйммәт, шуңа да карамастан аны әле дә тарталар”, ди ул.

Русия халкының эчәргә яратуын һәм хакимиятнең бу өлкәдә “сугыш” башлавын исәпкә алганда, әлеге яңалыклар Медведев һәм «Бердәм Русия» фиркасенең сайлау алдыннан ныклы адымы булып тора.

Мәскәүдә яшәүче 40 яшьлек Сергей Зайцев илдә моңардан да мөһимрәк проблемнарның күп булуын әйтә. Шәхсән аның өчен бу – эшсезлек.

Кояшлы көнне Пушкин мәйданында сыра тотып утырган Зайцев президент нәрсәдер таләп итәр алдыннан бирергә тиеш дип саный.

“Яхшы түләнә торган эш кирәк. Иртәгәге көнгә ышаныч булырга тиеш. Аннары инде таләп итсен. Ул башта бирергә, аннары таләп итәргә тиеш. Ә ул миңа нәрсә бирде соң? Берни бирмәде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG