Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда хәрбиләргә ризасызлык йөреше узды


Мисыр башкаласы Каһирәдә берничә мең кеше саклану министрлыгы бинасы янына протест йөреше оештырырга маташты.

Җомга кичендә бу йөрешне хәрби машиналар һәм йөзләрчә хәрби туктатты.

Бу протест чарасы илнең башка шәһәрләрендә демонстрациячеләр белән хәрбиләр арасында бәрелешләр булуы турындагы хәбәрләрдән соң башланды. Хакимияттәге хәрби шура андый бәрелешләр булуны кире кага.

Күп кенә демонстрациячеләр хәрбиләргә ышанычсызлык белдерә һәм аларны элекке хакимият вәкилләрен хөкемгә тартуны сузуда гаепли.
XS
SM
MD
LG