Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Израилдән гафу үтенү таләп итә


Төркия Газзә Сызыгы ярлары янында “ирек флотилиясе” дип аталган былтыргы чарада Төркия ватандашларының һәлак булуы өчен әле дә Израилдән гафу үтенү таләп итә.

Истанбулда фәлестин вәкилләре белән очрашуда Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган мондый гафу үтенү булмый, һәлак булганнарның туганнарына компенсация түләнми, Газзәдә Израил блокадасы бетерелми торып ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең нормальләшүе мөмкин түгел диде.

Израил хөкүмәте “ирек флотилиясендәге” көймәләрнең берсендә бәрелешләр нәтиҗәсендә фәлестиннәр яклы тугыз активистның үтерелүенә кызганыч белдерде, әмма Израил хәрбиләре үз-үзләрен саклау өчен ут ачты дип гафу үтенүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG