Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мазари-Шәрифтә иминлек саклау әфган көчләренә күчте


Әфганстанның төньягындагы Балх виләяте башкаласы Мазари-Шәрифтә иминлек саклау эше НАТО көчләреннән әфган көчләренә тапшырылды.

Виләят башлыгы Атта Мөхәммәт Нур бу уңайдан оештырылган тантанада чыгыш ясап “илдә иминлек саклауны мәңгегә халыкара көчләргә йөкләү дөрес булмас иде”, - диде.

Әфганстанның барлык өлешләрендә дә иминлек саклауны чит ил гаскәрләреннән хөкүмәт көчләренә тулысынча тапшыру 2014 ел ахырына билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG