Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Башка Русия” активистын яклаучылар тоткарланды


Мәскәүдә “Башка Русия” оппозицион берләшмәсе активисты, наркотик сатуда гаепләнүче Таисия Осипованы яклап урам чарасында катнашкан дүрт кеше тоткарланды.

Алар инде тугызынчы көн дәвам иткән утырып протест белдерү чарасында катнашкан. Бу вакыт эчендә полиция йөздән артык кешене тоткарлады.

21 июльдә Смоленски мәхкәмәсе Осипова эшенә бәйле мәхкәмә тикшерүен август аена кадәр озайтырга карар итте.

Оппозиция Осипованы кулга алу аның ире, “Башка Русия” башкарма комитеты әгъзасы Сергей Фомченковның эшчәнлеге белән бәйле дип исәпли.
XS
SM
MD
LG