Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Ижауны еш кына спортчылар шәһәре дип атыйлар. Республиканы дөньякүләм таныткан спортчылар саны байтак шәһәрдә. Башкалада Удмуртиягә дан китергән спортчылар музее да ачылды.


Удмуртиянең атказанган спорт остасы, танылган көрәшче һәм тренер Михаил Землянов келәмгә беренче тапкыр армия сафында булганда чыга. Көндәшләрен җиңеп, икенче урын ала. Яшь солдатны спортчылар бүлегенә күчерәләр. Шунда ул чынлап ирекле көрәш алымнарының серләренә төшенә башлый. Армиядән соң Удмуртия такымында, Советлар берлеге һәм Русия җыелма такымнарында шөгыльләнә.

1963 елда Индонезиядә Азия илләре тарафыннан уздырыла торган ГАНЕФА уеннарында катнашып, көмеш медаль яулый. Михаил Землянов күп малайларны урамнан тартып алып, көрәш секциясенә туплады, туры юлга бастырды. Удмуртиянең атказанган тренеры ирекле көрәш буенча уннан артык спорт остасы әзерләде.

Михаил Землянов
Ижауда Удмуртиягә дан китергән спортчылар музее инде берничә ел эшли. Республиканың атказанган тренеры, мактаулы спорт остасы, ирекле көрәш буенча Русия чемпионатларында күп тапкырлар җиңү яулаучы, Советлар берлеге такымы составында җиңүче Михаил Земляновка багышланган күргәзмә бай. Анда Земляновның төрле елларда көрәштә яулаган медальләре, фотосурәтләр, таныклыклары тупланган. Шулай ук көрәшче белән бер елларда келәмдә бил алышкан, һәм ул үзе тәрбияләп үстергән спортчылар белән дә танышып була.

Михаил Землянов шуларны сөйләде:

“Минем кул астында үскән малайлар югары нәтиҗәләргә иреште. Наил Сәйфуллин – спорт остасы, халыкара бәйгеләрне бәяләүче хаким, Фәнис Фәррахов, Валентин Светлаков – танылган табиблар, Засыпкин – техник фәннәр кандидаты, миндә көрәш белән шөгыльләнде, Сергей Кислицин –Удмуртиядә көрәш федерациясен җитәкли. Риф Галимәрдәнов, Җәлил Бәшәров, Роберт Гыйльмиевлар – барысы да спорт осталары, Русия һәм Советлар берлеге ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаучылар. Минем залда төрле милләт вәкилләре бар иде: грузиннар, дагыстаннар, татарлар, руслар, удмуртлар. Без бик дус яшәдек. Такым бик көчле иде”.

Михаил Землянов (уртада)
Михаил Землянов үзе көрәшче булырга хыялланмаган да. Әмма яшьтән үк физик күнегүләр белән шөгыльләнгән. Әтисе Удмуртиянең Грахово төбәгендә танылган көрәшче булган. (Михаил Земляновның туган ягы – Грахово районы Мишәр авылы. Анда керәшеннәр тупланып яши). Аның сүзләренчә, әтисе күрше татар авылларында Сабантуйларында көрәшеп йөргән.

Бәләкәйдән эштә булган Михаил Землянов. Сука сукалап, иген игеп, урман кисеп үскән. Табигатьтән бирелгән физик көчен аракы эчмичә, тәмәке тартмыйча саклаган.

Беренче тапкыр келәмгә армиядә хезмәт иткәндә чыккан ул. Бу очраклы рәвештә булган. Армиягә алынган малайларны өченче елын хезмәт итүчеләр сынап торганнар. Михаил аларга бирешмәгән, көрәштә җиңган. Моны күреп, хәрби бүлекләр арасында билгеләнгән ярышларга җибәргәннәр. Ул башта куркып та калган, “сәламәтлегем юк” дип ярыштан баш та тарткан. Әмма армия фәрманга буйсынуга көйләнгән – келәмгә чыгарга мәҗбүр булган.

Михаил Землянов ярышларда бирешмәскә, көндәшен үзенә якын китермәскә, аны тизрәк күтәреп алып, аяктан егырга дигән ният белән келәмгә чыга. Бер-бер артлы берничә спортчыны җиңә.

Михаил Земляновның медальләре
Әлеге ярышларда икенче урын ала яшь солдат. Аны сөендереп, туган ягына ун көнлек ялга да җибәрәләр. Бу егеткә сөенеч китерми. “Безнең авылдан егетләр армиягә китеп, өч ел хезмәт иттеләр. Берсе дә ялга кайтмады. “Мине ничек кабул итәрләр” дип бераз шикләнә дә. Михаилны күрергә килүче апалар, дөрестән дә, әллә чирлиме, аны шуңа бик тиз өенә җибәргәннәрме дип кызыксына башлыйлар.

Ул елларда армиядә хезмәт итү – егетләр өчен дәрәҗә иде. Ярышта алган грамоталары егетнең сәламәтлеге нык, бу ял бүләк итеп бирелүе дәлиле була.

Кечкенәдән эш эшләп үскән көрәшче спорт залларда остазы кушканнан күп тапкырлар артык күнегүләр ясарга тырыша. Армиядән инде ул чын көрәшче булып кайта.

Армия хезмәтеннән соң Михаил Землянов Ижауга кайта. Корыч кою заводына эшкә урнаша, шул ук вакытта машина төзүчеләр мәдәният йорты каршындагы көрәш секциясендә үзе дә шөгыльләнә, малайларны да ирекле көрәш серләренә өйрәтә башлый. Ару-талуны белмәгән көрәшчене тиз арада күреп алалар. Ярышларда Удмуртия такымына җиңү китерә ул.

Индонезиядә ГАНЕФА уеннарында катнаша. Анда пакыстанлы белән бик озак бил алышалар. Җиңүчене билгеләр өчен егетләрне үлчәүгә бастыралар. Пакыстанлы Михаил Земляновтан 400 граммга җиңелрәк булып чыга. Аңа беренче урын, Землянов көмеш медаль алып кайта ул бәйгедән.

Михаил Землянов инде сигезенче дистәне җыя. Әмма ул әле дә көчле. Бакчада да барлык эшләрне үзе башкара. Кечкенә генә өйне зуррак итеп төзекләндерә, аны матурлап тирәли. Бакчасы да гаҗәеп – тиздән өстәлендә үзе үстергән яшелчәләр, җиләк-җимеш кенә булачак. Ә үзенең сәламәтлеге нык булуының серен бик ансат аңлатты:

“Беркайчан да эчмәдем, тартмадым. Күбрәк саф һавада булырга тырыштым. Иртәнге биштә тордым, күнегүләр ясадым. Хәзер дә шул режимны тотам. Әле минем бакчада бал кортлары бар. Алар да күп вакыт ала, әмма үзебезнең гаиләгә, туганнарга җитәрлек татлы ризык алам”.

Ул әле дә малайларны, яшүсмерләрне көрәш залларына тартырга тырыша. Атказанган тренердан башка республикада бер генә Сабан туе да узмый. Ул инде күп еллар келәмдә бил алышучыларны күзәтеп, аларга бәя бирүче. Удмуртия җирлегендә үскән егетләрнең батыр исемен яулап, мәйдан тотуларыннан шат.

Үз эшенә бирелгән һәм аны башкаруда үз вакыты белән исәпләшмәгән шундый якташларыбыз булганда татар халкының милли спорт төре дә югалмас, келәмдә дә беренчелекне бирмәсләр дип ышанасы килә.
Михаил Землянов бакчада

XS
SM
MD
LG