Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:36

Норвегиядәге һөҗүм корбаннары саны 93-кә җитте


Норвегиядә җомга кичендә булган террор һөҗүме корбаннары саны 93-кә җитте.

Яраланганнарның берсе бүген хастаханәдә үлде. Берничә кеше югалганнар исемлегендә.

Террор һөҗүмнәрен башкаручы, Утойя утравында тоткарланган 32 яшьлек Андерс Брейвик дүшәмбе көнне мәхкәмә каршына басачак. Анда аңа рәсми рәвештә террорчылык гаепләве белдереләчәк.

Брейвик ялгызы гына эш иткәнлеген әйтсә дә, полиция башкала Ослоның көнчыгыш өлешендә тентүләр үткәреп бу һөҗүмдә аның белән бәйле булырга мөмкин кешеләрне эзләде.

Бүген ил буйлап әлеге һөҗүм корбаннарын искә алу чаралары узды.

XS
SM
MD
LG