Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең хөкүмәт көчләре Һомс тирәсенә китерелде


Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре соңгы көннәрдә протест җыеннары үзәгенә әверелгән Һомс шәһәре тирәләренә урнаштырылды.

Башкала Димәшк янында, күпчелек халкы көрдләр булган урында берничә йөз кеше кулга алынды. Бу турыда хокук яклаучылар хәбәр итә.

Соңгы бер атнада Һомс шәһәрендә президент Бәшәр Әссад тарафдарлары белән аңа каршы чыгучылар арасындагы бәрелешләрдә илледән артык кеше һәлак булды. Оппозиция активистлары хакимиятне шәһәрдәге төрле дини төркемнәр арасында каршылык чыгарырга маташуда гаепли.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Сүриядә март аенда киңкүләм халык күтәрелеше башланганнан бирле барлыгы меңьярымнан артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG