Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Либия гыйсянчыларына $144 миллион кредит бирә


Германия Либия гыйсянчыларының Дәүләт күчеш шурасына 144 миллион доллар кредит бирә. Бу акча халыкның төп ихтыяҗлары өчен тотылачак диелә.

Бүген бу турыда Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле белдерде.

Германия Либиядәге халыкара хәрби чарада катнашмый. Шул ук вакытта Вестервелле июнь аенда Бингази шәһәрендә булганда Дәүләт күчеш шурасын Либия хакимияте буларак тануын әйтте.

Кичә НАТО хәрби очкычлары Либия башкаласы Триполины тагын бомбалады.

Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи утырмаларының һәм хакимият корылмаларының утка тотылуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG