Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның бурыч киртәсе сөйләшүләрендә "авыр көннәр" башлана


Ак Йорт идарәсе башлыгы Билл Дэлей АКШның бурычларын чикләү һәм бюджет дефицитын киметүгә бәйле сөйләшүләрнең “авыр көннәре” башлана диде.

Вәкилләр Пулаты рәисе, республикан Джон Бонер бурыч киртәсен күтәрү турында ике фирка арасындагы килешүне тизрә игълан итәргә теләвен әйтте һәм демократ президент Барак Обамага тапшырган соңгы тәкъдимең әле дә гамәлдә булуын белдерде.
Бүген шулай ук республикан сенатор Том Коберн бурыч киртәсен кыска вакытка күтәрү турында килешүгә ирешелер һәм президент Обаманың ул килешүне имзалаудан башка чарасы калмас дип өметләнүен әйтте.

Ак Йорт исә бурыч киртәсен җитәрлек дәрәҗәдә күтәрү турындагы килешүне генә кабул итәчәген әйтә һәм 2012 елгы президент сайлауга кадәр парламентта бу мәсьәләнең яңадан каралуын теләмәвен белдерә.

АКШның дәүләт бурычлары канун белән рөхсәт ителгән киртәгә җитте. Тагын да бурычка керү өчен рөхсәт ителгән киртәне күтәрү турында килешү зарур.
XS
SM
MD
LG