Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

"Булгария" корабында тагын алты кешенең мәете табылды


"Булгария" корбаннары хөрмәтенә куелган чәчәкләр

"Булгария" корбаннары хөрмәтенә куелган чәчәкләр

Су астыннан чыгарылган "Булгария" корабында тагын алты мәет табылды. Һәлакәт корбаннары саны 120-гә җитте.

Идел елгасында баткан “Булгария” корабын тикшергәндә тагын алты кешенең мәете табылды. Хәзер инде бу фаҗигадә барлыгы 120 кешенең үлеме рәсми рәвештә раслана.

Корабта табылган мәетләр Казанга җибәрелде.

Югалганнар исемлегендә әле дә ике кеше кала. Аларны эзләү дәват итә.

Корабта булган 201 кешенең 79-ы коткарылды.

10 июльдә баткан “Булгария” корабы 20 метр тирәнлектән кичә су өстенә чыгарылды һәм сай урынга күчерелде. Корабның су керердәй урыннары ныгытылды.

Эчендәге су чыгарылып йөзәрлек хәлгә китерелгәннән соң ул кораблар тора торган якындагы бер урынга күчереләчәк.

“Булгария”нең капитан бүлмәсен караганнан соң капитан Александр Островскийның корабны якындагы сай урынга алып бару өчен соңгы мөмкинлеккә кадәр тырышканлыгы ачыкланды. Корабка якындагы сау урынга барып җитү өчен 40 метр гына калган булган.


“Булгария” фаҗигеннән соң беренче атнада анда 208 кеше булган дип белдерелеп килсә дә, соңрак исемлектәге җиде кешенең бу корабка утырмаганлыгы ачыкланды. Берничә көннән аларның туганнары яки алар үзләре исән булуларын хәбәр иткән.

XS
SM
MD
LG